1939 елда Казан химия-технология техникумы буларак ачыла, 1998 елдан – хәзерге исемдә; Казан милли тикшеренү технология университетының аерымланган структур бүлекчәсе.

Биотехника һәм медицина аппаратлары һәм системалары, сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, пластик массаларны һәм эластомерларны җитештерү һәм эшкәртү технологиясе, пиротехник составлар һәм эшләнмәләр технологиясе, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, гамәли информатика белгечлекләренә укыту алып барыла.

2018/2019 уку елында 600 укучы, 40 тан артык укытучы исәпләнә.