1956 елда Горький гидроэнерго-төзелеш техникумының Казан филиалы нигезендә Казан кичке энергетика техникумы буларак ачыла, 1961 елдан Казан энергетика техникумы, 2012 елдан – хәзерге исемдә.

Электр станцияләре, челтәрләр һәм системалар; рейлы саклау һәм электр энергетикасы системаларын автоматлаштыру; җылылык электр станцияләре; электр белән тәэмин итү белгечлекләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 1260 укучы, 63 укытучы исәпләнә.

2011 елдан көллият «Казан дәүләт энергетика университеты» фәнни-белем бирү кластеры составына керә.

2015 елда көллияткә энергетика өлкәсендә һөнәри белем бирү ресурс үзәге статусы бирелә.