Биографиясе

1910 елның 12 (25) декабре, Казан губернасы, Чабаксар өязе Янгилде авылы –1990 елның 4 июне, Казан шәһәре.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1940). Кукмара, Тымытык, Мөслим районнарында мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә эшли, 1933 елдан – Казанда.

Иҗаты

Бикбулатова татар халкы иҗаты әсәрләрен җыя, татарларның кулдан туку һәм чигү сәнгате үзенчәлекләрен өйрәнә.

Аппликация, алтын, энҗе, сәйлән белән чигү (калфаклар), ука һәм ефәк белән тамбурлы чигү, чүпләмле туку (сөлгеләр, эскәтерләр, ашъяулыклар), йонлы паласлар һәм келәмнәр туку ысулларын үзләштерә. 1967 елдан татар бизәкләре мотивларына нигезләнеп, тукыма, кәгазь һәм фольга чәмчәләр белән декоратив паннолар иҗат итә.

Татар милли бизәкләре үрнәкләренең рәсемнәре бирелгән «Чигәргә өйрәнегез» дигән китап авторы.

М.З.Бикбулатова.Чигелгән сөлге. Фрагмент. Киҗе мамык тукыма, тоташ чигү. 1970 нче еллар

Күргәзмәләре

1957 елдан бөтенсоюз һәвәскәр рәссамнар әсәрләре күргәзмәләрендә (Мәскәү, 1965, 1967; Харьков, 1970), төбәкара – «Зур Идел» (1967, 1970), 16 автономияле республика күргәзмәсендә (Мәскәү, 1971), «Совет Татарстаны» (Ленинград, 1960, 1972), республика халык иҗаты һәм гамәли бизәлеш сәнгате күргәзмәләрендә катнаша.

М.З.Бикбулатова. Декоратив панно. Кәгазь, аппликация. 1980 нче еллар башы

Әсәрләр тупланмасы

Хезмәтләре

Учитесь вышивать. Казань, 1970.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Татарии: Биографический справочник. Казань, 1975.

Автор – М.Е.Ильина