Эчтәлек

1786 елның 5 августы халык училищелары Уставы нигезендә 1786 елның 22 сентябрендә ачыла. 1803 елдан Халык мәгарифе министрлыгы карамагында. 1787 елда сәүдәгәрләр җәмгыяте аның файдасына – 5 мең сум, дворян җыелышы һәр ревизия җаныннан 10 тиен акча бирә. Училищеда 4 сыйныф (5 ел уку) һәм бишенче педагогик сыйныф була. 1786-1798 елларда биредә сәүдәгәр һәм гади халык балалары, шулай ук дворяннар укый, аннары гимназия ачылганнан соң, укучылар составы төрлерәк була, әмма Казан училищесы үз ролен югалтмый; XVIII гасыр ахырында – XIX гасырның беренче яртысында анда 200гә якын ир-бала белем ала. Укытучылар, нигездә, Казан руханилар семинариясен тәмамлаучылар була. Бай китапханәсе була (1815 елда янып бетә). 1828 елда Халык мәгарифе министрлыгы уку йортлары Уставы нигезендә, 1834/1835 уку елы тәмамлангач, аның базасында Казан икенче ир-балалар гимназиясе ачыла, аңа иң квалификацияле укытучылар, шул исәптән директор П.М.Львов, укучыларның бер өлеше күчә. Гимназиядә 6 сыйныф ачыла һәм китапханә эшли.

Әдәбият

Рыбушкин М.С. Казань // Заволжский муравей. 1833. Часть 1, книга 3.

Рыбушкин М.С. Краткая история города Казани. Казань, 1834. Часть 2.

Толстой Д.А. Городские училища в царствование Екатерины II. Санкт-Петербург, 1886.

Харлампович К.В. Материалы для истории Казанской духовной семинарии в XVIII веке. Казань, 1903.