1934 елда шәфкать туташлары курслары буларак ачыла, 1936 елда шул нигездә ике еллык шәфкать туташлары мәктәбе оештырыла, 1939 елдан – шәфкать туташлары һәм акушеркалар мәктәбе, 1940 елдан – фельдшер-акушерлык мәктәбе, 1955 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту шәфкать туташы («шәфкать туташы» квалификациясе) һәм дәвалау эше («фельдшер» квалификациясе) белгечлекләре буенча алып барыла.

Училищеда массаж курслары, урта медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү бүлеге эшли.

2018/2019 уку елында 400 укучы, 23 укытучы исәпләнә.