1966 елда 48 нче төзелеш һөнәри-техник училищесы буларак ачыла. 1973 елда 43 нче, 37 нче һәм 12 нче профессиональ училищелар кушылганнан соң 48 нче ПУ (урта белемле төзелеш профиле эшчеләрен әзерләүне гамәлгә ашыра), 2009 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту түбәндәге белгечлекләр буенча алып барыла: эретеп ябыштыру производствосы, биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, тегү әйберләрен конструкцияләү, модельләштерү һәм технологиясе.

Көллият базасында төзелеш һөнәрләре буенча махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге булдырыла.

2018/2019 уку елында 822 укучы, 75 укытучы исәпләнә.