Биографиясе

1938 елның 2 сентябре, Зәй районы Зәй авылы — 2013 елның 15 октябре, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1960), Арча урта мәктәбендә эшли.

1966–1970 елларда Татарстан укытучыларның белемен күтәрү институтында.

1970 елдан Казан университетының педагогика кафедрасында, профессор (1990).

1991 елдан Казан технология университетының гуманитар белем бирү кафедрасы мөдире.

1992 елдан РМАнең Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм технологиясе институты директоры.

Казан социаль-юридик институтын (2004 елда Социаль белем бирү академиясе итеп үзгәртелә) оештыручы һәм аның ректоры (1993–2003,  2005 елдан академиянең президенты).

Төп хезмәтләре һөнәри белем бирүнең теоретик-методик нигезләрен эшләүгә һәм аның үсешен фаразлауга, белем бирү системаларын проектлауга карый. РМАнең Идел буе бүлеге рәисе (1996–2001 һәм 2006 елдан), ТРның Дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары ассоциациясе рәисе (1996 елдан).

Россия Президенты каршындагы РФ Дәүләт бүләкләре буенча совет әгъзасы (2004 елдан), ТР Президенты каршындагы ярлыкау комиссиясе әгъзасы (2000 нән). «Казанский педагогический журнал»ның баш мөхәррире (1995 елдан).

Бүләкләре

РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты. «Һөнәри белемне модернизацияләү: проблемага системалы караш» хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләге бирелә. Халыклар дуслыгы ордены, медальләр, шул исәптән РФ Мәгариф министрлыгының К.Д.Ушинский медале; ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Стратегия реформирования среднего профессионального образования. М., 1995;

Подготовка специалиста социальной сферы: Региональный аспект. К., 2004 (автордаш);

Модернизация качества высшего образования в России (стратегия, опыт, принятие решений). М., 2005 (автордаш);

Профессиональное образование: проблемы качества и научно-методического обеспечения. К., 2005.

Әдәбият  

Энциклопедия профессионального образования. М., 1999. Т. 2.