Биографиясе

Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Ибраһим Хәлфин. 2024

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1778 ел, Казан — 1829 елның 14 гыйнвары, шунда ук.

1800–1829 елларда Казандагы беренче ир балалар гимназиясендә татар теле укыта; бер үк вакытта, 1812 елдан, Казан университетында: татар теле укытучысы, 1823 елдан шәрекъ телләре адъюнкты, шулай ук гарәп һәм фарсы телләрен укыта.

Татарлардан университетта беренче укытучы.

Руслар өчен татар теле буенча уку ярдәмлекләре авторы («Татар теленең этимология һәм лексика әлифбасы» — «Букварь этимологии и лексики татарского языка», 1804; «Император Казан гимназиясендә укытыла торган, гарәп уку кагыйдәләре белән татар теле әлифбасы һәм грамматикасы» — «Азбука и грамматика татарского языка с правилами арабского чтения, преподаваемые в Императорской Казанской гимназии», 1809).

М.Х.Френ белән бергә гарәпчә исламгача «Әмәт турында хикәят»не («Повесть об Амате»), Тимер-Котлыгъ хан ярлыгын 1397 басмага әзерли (1816–1818 елларда Венада «Fundgruben des Orients» журналында басыла). «Әхвәле Чыңгыз хан вә Аксак-Тимер» урта гасыр риваятьләр җыентыгын уку басмасы буларак татар һәм рус телләрендә сүзлек кушымтасы белән чыгара. Әбелгази Баһадур-ханның «Монголлар һәм татарлар турында тарих» китабын төрки телдә басмага әзерли (эшкәртү, шәрехләүләр һәм исем күрсәткечләре) (1825). Аның татар теле буенча университет курсы лекцияләренең бастырылмаган конспектлары Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана.

1819 елда Университет советына татарлар өчен рус теле һәм дөньяви фәннәр укытыла торган училище ачарга тәкъдим итә (бу беренче шундый проект була). Бер үк вакытта, 1800–1829 елларда, Азия басмаханәсе цензоры. Хәлфин җитәкчелегендә гигиена буенча татар телендә брошюралар бастырыла. Хакимият кушуы буенча татар теленә закон актларын тәрҗемә итә, аларның кайберләре Азия басмаханәсендә басыла. 1803–1805 елларда император Александр I йөкләмәсе буенча митрополит Платонның (Левшинның) Катехизисын татар теленә тәрҗемә итә, ул Азия басмаханәсендә бастырыла һәм татар телендә христиан лексикасын куллануның беренче тәҗрибәсе була.

Әдәбият

Ахметгалеева Я.С. Грамматика татарского языка Ибрагима Хальфина // Советская тюркология. 1979. № 6; 

Михайлова С.М. Ибрагим Исхакович Хальфин. 1778–1829. К., 2002.