Биографиясе

Ф.Ф.Харисов балачак һәм яшьлек еллары турныда

Татар телендә

1952 елның 24 маенда БАССРның Яңавыл районы Истәк авылында туган.

Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1978), Казанның Ленин районы башкарма комитетында эшли.

1987–2011 елларда Татар гуманитар-педагогика университетында: татар теле кафедрасы доценты (1988–2001), профессоры (2001–2010), проректор, беренче проректор (1991–1998, 2003–2011), рус мәктәпләрендә татар теле укыту кафедрасы мөдире (2000–2009).

2010 елдан Казан (Идел буе) федераль университетында, Татаристика, тюркология һәм этномәдәни белем бирү фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе урынбасары (2010–2012). 2010 елдан – профессор, 2012–2015  елларда хәзерге заман татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире.

Ф.Ф.Харисов үзенең диссертация эше хакында

Татар телендә

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эзләнүләренең төп юнәлешләре: лингводидактика, ике теллелек, татар телен чит тел буларак укыту методикасы. Татар телен укыту методикасы фәнни мәктәбенә нигез салучы.

480 нән артык фәнни-методик хезмәт, шул исәптән 114 китап (монографияләр, программалар, сүзлекләр, гомуми белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр һәм укыту-методик кулланмалар). Чит илләрдә басылган 30 га якын мәкаләсе бар. 

 

Ф.Ф.Харисов татар теле турында

Татар телендә

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге бүләге лауреаты (1998).

Профессор Фираз Харисов татар телен өйрәнү, укыту турында. 2022

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Хезмәтләре

Минем беренче сүзлегем / Мой первый татарский словарь: иллюстрированный татарско-русский словарь. Казань, 1995 (автордаш).

Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному. Казань, 2000.

Основы  методики обучения татарскому языку как неродному. СПб., 2001.

Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. Казан, 2002, 2015.

Язык – зеркало народа: преподавание русского и родного языков в 5–11 классах. Казань, 2009 (автордаш).

Татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге: лингводидактик аспект. Казан, 2017.

Татар теле: укыту теориясе һәм практикасы. Казан, 2018.

Жизнь, посвященная науке и образованию: научно-педагогическая и общественная деятельность Фираза Харисова. Казань, 2017.