Биографиясе

1852 елның 30 ноябре, Сембер шәһәре – 1919 ел, Казан.

Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң (1878), Порецк укытучылар семинариясендә (Сембер губернасы, Алатырь өязе), Казан укытучылар институтында (1880 елдан) рус теле укыта.

1895 елдан Сембер губернасының Николаев һәм Сембер өязләрендәге халык училищеләре инспекторы.

1896–1902 елларда Казан укытучылар институты директоры.

1894–1900 елларда «Городской и сельский учитель» журналын нәшер итә.

1901–1911 елларда «Начальное обучение» журналы мөхәррире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре дидактикага, рус телен укыту (шул исәптән әҗнәби мәктәпләрдә) методикасына карый.

Халык мәктәбендә православие кануннары буенча тәрбияләү тарафдары була, гомуми башлангыч белем бирүне, алдынгы укыту алымнарын кертүне яклый.

Хезмәтләр

Народная школа. Симбирск, 1890.

Очерки по истории педагогики. Казань, 1900.

Граф Л.Н. Толстой как педагог. Вятка, 1901.

Дидактический катехизис. Казань, 1902.

Основы успешного обучения: Очерки дидактики. Казань, 1902.

Внимание и интерес при обучении. СПб., 1903.

Әдәбият

Ханбиков Я.И. Русские педагоги в Татарии. Казань, 1968.

Исхакова Р.Р. Педагогическое образование в Казанской губернии во 2-й половине XIX – начале XX вв. Казань, 2001.

Автор – Р.Р.Исхакова