- РУС
- ТАТ
педагог, психолог, педагогия фәннәре докторы (1983), профессор (1985), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1990), РФнең атказанган югары мәктәп укытучысы (2002)
1927 елның 16 мае, Сталинград шәһәре – 2007 елның 9 ноябре, Казан.
Әстерхан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1950), 1950–1961 елларда Әстерхан, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтларында эшли.
1964 елдан Казан педагогия институтының педагогика кафедрасында (хәзерге Татар гуманитар-педагогия университеты), 1968 елдан, бер үк вакытта, институтның дидактика лабораториясе мөдире, 1983 елдан психология кафедрасында, кафедрасы мөдире (1983–1988).
Хезмәтләре логика һәм мәктәптә фәнни танып-белү алымнары проблемаларына; укучыларның фәнни фикерләү нигезләре формалашуга, педагогларның психологик әзерлеге мәсьәләләренә карый.
Педагогия фәннәре академиясеның К.Д.Ушинский медале белән бүләкләнә (1987).
Применение гипотезы в познавательной деятельности школьников. Казань, 1974.
Методы научного познания в школьном обучении. Казань, 1975.
Формирование педагогического мышления у студентов. Казань, 1992.
Педагогическая психология. Казань, 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.