Биографиясе

1940 елың 18 гыйнварында Үзбәкстан ССР Бохара шәһәрендә туган.

1963 елда Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң, Эстәрлетамак синтетик каучук заводында эшли.

1968–1974 елларда Эстәрлетамак химия заводында үзәк завод лабораториясенең җитәкче урынбасары һәм җитәкчесе.

1974 елдан Уфа нефть институтының органик химия кафедрасы мөдире, профессор 1981 елдан Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гербицидлар һәм үсемлекләр үсешен көйләү фәнни-тикшеренү технология институтында директор урынбасары, 1992 елдан директор, 2007 елдан фәнни консультант.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хлор-органик һәм нефтехимик синтезга, үсемлекләрне химик саклауга карый.

Олефин углеводородларны алу максатыннан җиңел углеводород фракцияләренең, газ конденсатлары һәм нефтьләрнең каталитик таркалуын өйрәнә. Этилендиамин, пиперазин, винилхлорид, полихлорэтиленнар җитештерү технологияләрен Эстәрлетамак «Каустик» җитештерү берләшмәсендә эшли һәм камилләштерә. Мазутны традицион ысуллар белән алуга караганда күбрәк продукт чыгара торган каталитик эшкәртү технологиясен эшли. Биологик актив кушылмаларны булдыру, үсемлекләрне саклау өчен яңа химик чаралар һәм ветеринария препаратлары җитештерү белән җитәкчелек итә.

Хезмәтләре

Производство хлоруглеводородов. Уфа, 1978.

Производство хлоролефинов. Уфа, 1978.

Справочник по пестицидам. Уфа, 1992.