Биографиясе

1924 елның 2 июне, Пенза өлкәсенең Каменка районы Ятмис (Кочалейка) авылы — 1997 елның 4 ноябре, шунда ук.

Туган авылында тракторчы булып эшли.

1942 елдан Кызыл Армиядә. 1943 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: автоматчы, 80 нче һәм 15 нче аерым мотоциклчылар батальоны (38 нче һәм 6 нчы танк армиясенең 5 нче гвардия танк корпусы) пулемётчысы. 1 нче һәм 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Киев һөҗүм һәм оборона (1943), Корсунь–Шевченко (1944) һәм Вена (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның ноябрендә Киев шәһәре янында батырлык күрсәтә. Разведчиклар төркеме белән дошман блиндажына үтеп керә, шәхсән үзе 3 солдатны юк итә, «тел»не кулга төшерә. 1944 елның 19 гыйнварында Кобыляки, Ризино (Украина) торак пунктлары янында разведка төркеме белән дошман тылында кыйммәтле мәгълүматлар җыя һәм аларны вакытында җитәкчелеккә тапшыра.

1945 елның 20 мартында Веспрем (Венгрия) һәм 1945 елның 12 апрелендә Вена шәһәрләре өчен барган сугышларда автомат һәм граната белән дошманның берничә солдатын юк итә. 1945 елның 19 апрелендә Хагенберг (Австрия) торак пункты янындагы сугышларда шәхсән үзе 8 немец солдатын юк итә һәм берсен әсирлеккә ала.

Демобилизацияләнгәннән соң (1945), Каменка (Пенза өлкәсе) шәһәрендә яши.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин