Биографиясе

1925 елның 5 апреле, Вятка шәһәре – 1987 елның 17 гыйнвары, Казан шәһәре.

1951 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, органик кушылмалар структурасын өйрәнү лабораториясе мөдире (1957–1985), бер үк вакытта, 1965–1970 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Органик һәм физик химия институтында эшли.

1957–1958 елларда Ханой политехник институтының физика кафедрасында стажировка үтә (Вьетнам Демократик Республикасы).

Хезмәтләре югары дәрәҗәдә ачыклаучы ТМР спектроскопиясенә карый. Й.Ю Сәмитов, СССРда беренчеләрдән булып, ТМР күренешен органик химия тикшеренүләрендә куллана. Югары дәрәҗәдә ачыклаучы ТМР спектрометр, спектроструктур корреляцияләр нигезендә молекулаларның фәзаи төзелешен өйрәнү өчен теоретик һәм эксперименталь нигезләмәләр эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2009, вафатыннан соң).

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары, Вьетнам Демократик Республикасының 3 нче дәрәҗә Хезмәт ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние растворителя на барьер инверсии диперекиси ацетона // Журн. структурной химии. 1970. Т. 11, № 4 (автордаш).

Атлас спектров ЯМР пространственных изомеров: В 2 т. Казань, 1978–1983.

Стереоспецифичность констант ядерного спин-спинового взаимодействия и конформационный анализ. Казань, 1990.