Биографиясе

1948 елның 27 марты, Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылы – 2024 г.

Бөтенсоюз кинематография институтын Б.И.Волчек остаханәсендә тәмамлый (1975 ел).

Хезмәт эшчәнлеген 1966 елда Казан кинохроника студиясендә кинооператор ассистенты буларак башлап җибәрә.

1975 елларда «Юк» дип әйтә бел» («Умей сказать «нет», режиссер Х.Нарлиев, «Төрекмәнфильм» студиясе) нәфис фильмы операторы, шул ук елда Казан кино­хроника студиясенә кайта, анда 50 дән артык хроникаль-документаль һәм фәнни-популяр фильм төшерә.

1996 елдан Казан телевидение студиясендә кинооператор.

Шулай ук фотохәбәрче буларак та эшли, аның рәсемнәре халыкара фотокүргәзмәләргә куела.

Иҗаты

Р.Р.Гәрәевның иҗат почеркына кадрда фильмның төп идеясенә, авторның стиленә җавап бирерлек киңлекне, масштаблылыкны оештыра, фильм геройларын характерлаучы чагылдыру чараларын таба белү, кадрлар эчендәге монтажны виртуоз эшләү хас.

Р.Р.Гәрәев тарафыннан төшерелгән фильмнар һәм киносюжетлар берничә мәртәбә елның иң яхшы сюжетлары һәм киножурналлары буларак билгеләнә.

Фильмографиясе

Аеруча күренекле эшләре арасында «Татарстан» (1976 ел, режиссер А.Сырых, фильм 1981 елларда Мексикада үткәрелгән халыкара күргәзмәдә СССР Мәдәнияте көннәре программасына кертелә), «КамАЗ - без ул» («КамАЗ - это мы», 1977 ел, режиссер Х.Ф.Фәхретдинов), «Җиңеп кайтырга» («Вернуться с победой», 1978 ел, режиссер Н.К.Вәлитов), «Деринг оркестры» («Оркестр Деринга», 1990 ел) фильм-концерты, «Илтуган скрипкасы» («Скрипка Ильтугана», 1993 ел, режиссер Г.С.Коков), «Заманнар бәйләнеше» («Связь времён», 1995 ел, режиссер В.Е.Игнатюк).

Режиссер Х.Ф.Фәхретдинов тарафыннан төшерелгән «Иман» (1999 ел) һәм «Тамырлар» («Корни», 2000 ел) фильмнарының баш операторы.

Автор – Е.П.Алексеева