Биографиясе

1970 елның 15 июлендә Казан шәһәрендә туган.

Казан педагогика университетын тәмамлый (1992 ел).

1990 елдан Казанның 116 нчы урта мәктәбендә инглиз теле укыта.

1993 елдан Казан педагогика университетының (2005 елдан – Татар гуманитар педагогика университеты) инглиз теле һәм инглиз телен укыту методикасы кафедрасында, 1998 елдан кафедра мөдире. 2011 елдан Казан университетында: Европа телләре һәм культуралары кафедрасы мөдире.

Бөекбританиядә педагогик белем бирү тарихы һәм заманча укыту проблемалары буенча хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Профессиональное педагогическое образование в Англии: Последняя четверть XX в. Казань, 2006.

Непрерывное педагогическое образование в Великобритании: Исторический аспект. Казань, 2007.