Биографиясе

1876 елның 19 июле, Казан губернасы, Мамадыш өязе Ошторма-Юмья авылы — 1937 елның 17 сентябре, Йошкар-Ола.

Казан үзәк керәшен татар мәктәбен (1894), Казан укытучылар семинариясен (1896) тәмамлый.

1897–1913 елларда Казан укытучылар семинариясе каршындагы үрнәк башлангыч вотяк мәктәбендә укыта; сәяси яктан ышанычсыз дип эштән җибәрелә, либераль карашлы була, кадетлар партиясе әгъзасы, чиркәүләр реформасын яклый.

1917 елга кадәр Казанның сәүдә фирмаларында хезмәт итә. 1917 елдан Казанда РСФСРның Милләтләр эшләре буенча Халык комиссариаты каршындагы удмурт басмалары мөхәррире, 1924–1926 елларда Шәрекъ педагогия институтында, бер үк вакытта, 1918 елдан, Казан керәшен педагогия техникумында удмурт теле укыта.

1917–1918 елларда барлык керәшен татар конференция һәм съездларында, үзәк керәшен татар мәктәбен дөньяви уку йорты итеп үзгәртү эшендә катнаша.

1926 елдан Урта Азиядә:  Ходжент, Сталинабад (Дүшәнбе шәһәре), Сәмәрканд шәһәрләренең югары уку йортларында укыта.

1936 елдан Мари педагогия институтында.

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Педагогик эшчәнлеге

Библияне, дини әдәбиятны удмурт теленә тәрҗемә итүдә катнаша, Евангелиене (Инҗилне) тәрҗемә итә (1904).

Милли мәктәпләр өчен удмурт һәм рус телләре буенча 20 ләп дәреслек һәм методик ярдәмлекләр, шул исәптән рус булмаган мәктәпләр өчен рус телендә 4 үрнәк уку китабын бастыра, алар совет чорында да киң кулланылышта була.

Оригиналь методикалы «Рәсемнәр буенча иншалар», текстлар һәм иллюстрацияләр авторы, алар Россиядә 17 тапкыр басыла, төрек, кытай, япон телләренә тәрҗемә ителә.

Удмурт телендә 4 пьеса яза, 1904–1910 елларда удмурт календарен нәшер итә.

Хезмәтләре            

Грамматические упражнения в начальной школе. К., 1903;

Букварь на вотском языке. К., 1907;

Первая книга для чтения на вотском языке. К., 1907;

Наглядный арифметический задачник для начальных школ. К., 1907;

Материалы для составления предложений: Справ. К., 1929;

Методика преподавания русской грамоты в школах нацмен. К., 1929.

Әдәбият           

Суворова З.В. Педагогические идеи удмуртского просветителя И.С.Михеева. Ижевск, 1990.