Биографиясе

1956 елның 14 декабрендә Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында туа.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1982), Казанның 90 нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

1991 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1992 елдан ТР Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире.

1997 елдан Казан технология университетында (2003 елга кадәр икетеллелек нигезендә белем бирү укыту-методик үзәге директоры), 2007 елдан Казан университетында.

Татар телен укыту методикасына караган хезмәтләр, урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле дәреслекләре һәм уку ярдәмлекләре авторы.

Бүләкләре

К.Насыйри исемендәге премия лауреаты.

Хезмәтләре             

Татар теленнән дидактик материаллар: 5–7 сыйныф. К., 2000;

Татар теле: Урта махсус уку йортлары студентлары өчен дәреслек. К., 2005;

Урта мәктәптә татар теле: Кушма җөмлә синтаксисы. К., 2005;

Синтаксиста серләр бар. Башваткычлар. Уеннар. Тестлар. К., 2010 (автордаш).