Биографиясе

1886 елның 15 марты, Пермь губернасы Усы шәһәре — 1959 елның 25 мае, Казан.

1911 елда Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәре урта уку йортларында табигать белеме һәм география укыта.

1916 елда Уфа татар-башкорт укытучылар семинариясендә директор.

1918 елдан Екатеринбург укытучылар институтында.

Ак армия частьләре белән Екатеринбург шәһәреннән китә, Томск, Бийск шәһәрләре уку йортларында укыта.

1922 елдан Пермь губернасының халык мәгарифе бүлегендә.

1923 елдан Пермь университетының география кафедрасында, 1930 елдан Екатеринбург корыч һәм эретмәләр институтында, 1932 елдан Пермь педагогика институтының физик география кафедрасы мөдире.

1947–1959 елларда Казан педагогия институтында, 1952 елга кадәр география методикасы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урал төбәге тарихына һәм физик географиясенә, мәктәптә төбәкне өйрәнү һәм география укыту методикасы мәсьәләләренә карый. Кондаков муляжлар һ.б. күрсәтмә әсбаплар булдыра.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Экономическая география в школах и техникумах. Пермь, 1924;

О краеведении в школе // Изв. АПН РСФСР. 1950. Вып. 21;

 Краеведческий принцип в преподавании географии // Изв. АПН РСФСР. 1951. Вып. 24.

Әдәбият

Зуева О.В. Географ Вадим Александрович Кондаков. Пермь, 1977.

Автор – Е.В.Липаков