Биографиясе

1869, Казан — 1944 елның 16 декабре, шунда ук.

Мәскәү нәкышь, скульптура һәм архитектура училищесен тәмамлый (1896). 1907 елда этнографик рәсемнәр туплау өчен Печорага барып кайта.

САнең Югары сәнгать училищесендә Д.Н.Кардовский остаханәсендә белем ала (1903–1905).

1907 елдан Казанда, 2 нче реаль училищедә, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында, училищеләр һәм мәктәпләрдә рәсем дәресләре укыта.

1900 елда Парижда Бөтендөнья күргәзмәсендә була.

1916 елда Алтайга иҗади сәяхәткә бара.

1917 елдан соң рабфакларда һәм төрле курсларда, 1930 еллар ахыры — 1940 еллар башында Казан сәнгать училищесендә укыта.

ТатАХРР (1925), Рәссамнар берлеге (1940) әгъзасы. Күбрәк лирик пейзаж һәм портрет жанрларында эшли: «Кәшәнә», «Кич (Алтай)», «Дача йорты», «Юрта (Алтай)», «Иделдә» (барысы да — 1920 елда), «Чинарова портреты» (пастель, 1925), «Көз» (1937) һ.б.

Җирле һәм чит шәһәрләрдә яшәүче рәссамнарның беренче картиналар һәм этюдлар күргәзмәсендә (Казан, 1896), «Хәзерге заман рус сәнгате» (Казан,1909), Казанда үткәрелгән периодик күргәзмәләрдә (1915, 1916), Казандагы Беренче дәүләт фән һәм сәнгать күргәзмәсендә (1920) һ.б. катнаша. Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Совет­ской Татарии: Биогр. справ. К., 1975; шул ук. Художники Советской Татарии. К., 1984.