- РУС
- ТАТ
педагог, шагыйрь
1778 ел, Мәскәү (?) – 1818 елның 17 апреле, Казан.
1791–1798 елларда университетның разночинецлар гимназиясендә һәм Мәскәү университетында укый.
1798 елдан яңа ачылган Казан гимназиясендә: славян-рус классында, 1804 елдан югары рус классында укытучы. 1807–1813 елларда инспектор вазифасын башкаручы, 1815 елдан гимназия инспекторы.
Бер үк вакытта 1814 елдан латин теле укытучысы, 1817 елдан Казан университетының рус тел белеме адъюнкты.
Педагог буларак, Ибраһимов студентлар арасында киң популярлык казана; рус һәм славян грамматикасын өйрәнүнең нәтиҗәле алымын эшли, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә, аларны яңа рус әдәбиятының иң яхшы әсәрләре белән таныштыра, талантлы нәфис сүз остасы була. С.Т.Аксаковның иҗаты формалашуга зур йогынты ясый. Аксаков «Гаилә хроникасы һәм истәлекләр»ендә («Семейная хроника и воспоминания») аның турында болай яза: «Фамилиясе һәм тышкы кыяфәте аның чыгышы белән татар яисә башкорт икәнлеген күрсәтә. ... Әдәбиятны бик нык ярата, тапкыр сүзле һәм, гомумән, сәләтле кеше иде». Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыятен төзү инициаторы була, аның уставын эшләүдә катнаша (П.С.Кондырев белән бергәләп) һәм беренче булып җитәкли.
Әле студент чакта ук «Приятное и полезное времяпрепровождение» журналында (Мәскәү) латин теленнән шигырьләр тәрҗемә итеп бастыра. «Труды Казанского общества любителей отечественной словесности» журналында (1815) 14 шигырен, «Сын Отечества» журналында (Мәскәү) «Синонимнар турында» («О синонимах») фәнни тикшеренүләрен бастыра. Ибраһимовның кайбер шигырьләре: «Кыз кичен чибәр» («Вечерком красна девица», 1815), «Кырда кечкенә каен тора» («Во поле берёзонька стояла», вафатыннан соң «Благонамеренный» журналында басыла, 1825) музыка дөньясына халык җырлары буларак керәләр.
Овидийның «Метаморфозалар» («Метаморфозы») исемле мифологик эпосы тәрҗемәсенең һәм шигырьләренең басылмаган кулъязмалары Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана.
Панаев В.И. Воспоминания // Вестн. Европы. СПБ., 1867;
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч.1;
Воспоминания // Аксаков С.Т. Собр. соч. М.-Л., 1955. Т. 2;
Аристов В.В. Казанские находки. К., 1985;
шул ук. Первое литературное общество Поволжья (К истории Казанского общества любителей отечественной словесности в 1806–1818 гг.) К., 1992.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.