Биографиясе

1956 елның 22 сентябрендә Буа шәһәрендә туган.

Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1980), Саба районының Олы Нырсы урта мәктәбендә эшли. 1987–1991 елларда Казанның Мәскәү районы халык мәгарифе бүлегендә, 1992–1998 елларда 5 нче татар гимназиясе директоры урынбасары.

1998–2005 елларда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогик культурология кафедрасы мөдире. 2005 елдан Россия Мәгариф академиясенең Мәгарифтә инновацион эшчәнлек институтының гомуми белем бирүдә инновацион процессларга анализ лабораториясе мөдире (Мәскәү).

Хезмәтләре гуманитар циклдагы фәннәрдә татар мәдәнияте кыйммәтләрен интеграцияләү, дини мәдәният нигезләрен гомуми дәүләт мәгарифе системасына кертү мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

Россия Мәгариф академиясенең К.Д.Ушинский исемендәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Религиозная культура в содержании образования. М., 2002.

Педагогический потенциал ислама. М., 2008.

Развитие этнорегионального образования: история и современность. М., 2011 (автордаш).