Биографиясе

1926 елның 10 февралендә Кукмара районы Нырья авылында туган.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Казан педагогия институтын тәмамлый (1954).

1960 елдан Казан финанс-икътисад институтында эшли, 1966 елдан Казан югары танк училищесендә; 1973 елдан СССР Педагогик фәннәр академиясенең Гомуми педагогика фәнни-тикшеренү институтының Казан дидактика лабораториясендә, 1976–1994 елларда Казан ветеринария институтында.

1995 елдан Казан педагогика университеты профессоры.

Хезмәтләре математик белемнәр һәм татарларда математика укыту тарихына карый.

Хезмәтләре

Народный календарь и метрология булгаро-татар. Казань, 1987.

Развитие математического образования булгаро-татар. Казань, 1997.

Татарның мәшһүр математиклары. Казан, 1999.

Из истории математического образования в Татарстане. Казань, 2003.