Биографиясе

1904 елның 7 (20) декабре, Мәскәү – 1977 елның 25 мае, шунда ук.

Язучы В.П.Аксёновның әнисе.

Казанда 1909 елдан яши.

Шәрекъ педагогия институтын тәмамлый (1924 ел), 1925–1930 елларда шунда ук, 1933 елга кадәр М.Вахитов исемендәге 1 нче номерлы шәм-стеарин, сабын кайнату  химия заводы каршындагы ВТУЗда, 1935 елга кадәр Казан университетында (1934–1935 елларда ленинизм тарихы кафедрасы мөдире) укыта.

1934–1935 елларда «Красная Татария» газетасында языша, 1937 елга кадәр ТАССР Язучылар берлегенең рус бүлеген җитәкли, актив рәвештә әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә белән шөгыльләнә.

Рус теленә Г.Тукай, Галим Мөхәммәтшин, Ә.Ерикәй, М.Садри һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә итә.

1937 елларда репрессияләнә (контрреволюцион троцкийчылар түгәрәгендә катнашуда гаепләнә), 18 ел Колыма лагерьларында һәм сөргендә уздыра. 1955 елда аклана.

«Текә юллар» («Крутой маршрут»; 1 кисәк 1967 ел; СССРда 1988–1990 елларда басыла) китабында золымга каршы тора алган кеше рухының көче чагыла.

Әдәбият

Быков В. Предисловие // ГинзбургЕ. Крутой маршрут. М., 1990; 

Аксёнов П. Последняя вера // Казань. 1993. №1; 1994. №5–8; 1995. №1, 2, 5–10; 1996. №1–4, 7, 8; 1997. №1–6, 11, 12.                                    

Автор – В.Х.Ганиев