- РУС
- ТАТ
(латинчадан veterinarius – терлек караучы, терлек дәвалаучы), фәннең һәм кешеләрнең гамәли эшчәнлеге өлкәсе
Терлек авыруларын булдырмауга һәм дәвалауга, кешеләргә һәм мал-туарга хас гомуми чирләрдән саклауга, терлекчелектә ветеринария таләпләренә туры килә торган сыйфатлы азык җитештерүгә, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауның ветеринария-сан проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән.
Терлекләрне дәвалау турындагы борынгы мәгълүматлар Рим агроном-язучысы Колумелланың «Авыл хуҗалыгы турында» («О сельском хозяйстве», безнең эрага кадәр I йөз) исемле хезмәтендә очрый. Россиядә халык ветеринариясе (терлек дәвалау) кыргый хайваннарны кулга ияләштерү чорында килеп чыга; аның үсешенә көтүчелек хезмәте ярдәм итә. Көтүчеләр дәвалау өчен яраклы үләннәрне җыя, киптерә, саклый, агулы үләннәрне таный башлыйлар. Терлекләрне дәвалауда, тудыру вакытында, имгәнгәндә, ерткыч хайваннар һөҗүм иткәндә алган җәрәхәтләрен дәвалауда, печтергәндә дәвалаучы имчеләр булыша. Терлек маен, сөяк җелеген, кан, бавыр, үт, тавык йомыркасын һ.б. дәва чарасы итеп файдаланалар. Бакыр-таш культурасы чорында беренче ветеринария җиһазлары барлыкка килә. Күпьеллык тәҗрибә һәм белем аталардан балаларына, остазлардан шәкертләренә күчкән. XVI–XVII йөзләрдә Россиядә ветеринария буенча тәрҗемә әсәрләр, шулай ук рус телендә күп кенә кулъязма һәм басма хезмәтләр кулланылышта йөргән.
Казан губернасы территориясендә фәнни ветеринариянең барлыкка килүенә терлекләрнең йогышлы чирләр белән күпләп авыруы сәбәп була. Мөгезле эре терлекләрдә чума һәм үпкә куышлыгындагы әгъзаларның йогышлы ялкынсынуы, себер түләмәсе, сап һ.б. авырулар көтелмәгәндә хайваннарны күпләп юк итә. Казан университетында 1805 елда терлекләр табиблеге кафедрасы ачыла, 1836 елда ике ветеринария табибе штаты (өлкән һәм кече) раслана; 1864 елда земство ветеринариясе гамәлгә кертелә, һәм ул аерым куркыныч авыруларны бетерүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Казан губернасында ветеринария үсешенә 1873 елда Казан ветеринария институты ачылу да ярдәм итә (кара: Казан ветеринария медицинасы академиясе). Институтның беренче чыгарылыш шәкертләре Россиянең күп кенә көнчыгыш төбәкләренә, шул исәптән Казан губернасы земстволарына җибәрелә. XIX йөз ахырында Казан ветеринария фәнни мәктәбе оеша. 1882 елда 17 ветеринария табиблеге участогы ачыла, һәм алар Казан губернасында дәүләт ветеринария хезмәтен оештыруның нигезен тәшкил итәләр.
Революциядән соң дәүләт органнары һәм ветеринария хезмәте җитәкчеләре тырышлыгы белән Татарстанда ветеринария ныклы үсеш ала. Татарстан Үзәк ветеринария идарәсенең беренче башлыгы, 1920–1925 елларда халык комиссары А.В.Недачин бу эштә күренекле роль уйный, ул төрле ведомство ветеринария табибләрен һәм фельдшерларын бердәм дәүләт ветеринария хезмәтенә берләштерә. Бу чорда ветеринария лабораторияләре ачыла, ветеринария табибләре корылтайлары уздырыла. 1930 еллардан Буа һәм Казан ветеринария техникумнарында ветеринария фельдшерлары әзерләнә, бу исә колхоз, совхозларда ветеринария хезмәтен кадрлар белән тәэмин итүне яхшырта.
1920 еллардан Казан ветеринария институты кафедраларында тикшеренүләрнең фәнни базасы киңәю (К.Г.Боль, А.П.Студенцов, М.П.Тушнов, Г.В.Домрачев, М.А.Сошественский, Б.М.Оливков, Л.С.Сапожников, Е.Н.Павловский, Н.П.Рухлядев, Х.Х.Абдуллин, В.В.Мосин, Х.Г.Гыйззәтуллин, А.П.Онегов), 1960 елда Казан фәнни-тикшеренү ветеринария институты (соңрак илебезнең зур фәнни үзәге) ачылу (Ф.З.Амфитеатров, Н.Җ.Хаҗипов, Г.З.Равилов, Р.Х.Йосыпов, В.А.Киршин, П.К.Сметов, К.М.Салмаков һ.б.) нәтиҗәсендә ветеринария фәнни нигезгә куела.
Хәзерге ветеринария меңләгән ветеринария табибләре, фельдшерлар һәм төрле профессия галимнәре коллективын берләштерә. Алар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләренең ветеринария хезмәте, югары һәм урта ветеринария белеме бирү системасы (Казан ветеринария медицина академиясе, Буа һәм Минзәлә ветеринария техникумнары, Алабуга һөнәри техник училищесе), фәнни-тикшеренү оешмалары (Бөтенроссия ветеринария институты), ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчелегендәге дәүләт ветеринария хезмәте составына керәләр.
1993 елда ТРда ветеринария эшчәнлегенең хокукый көйләнешен тәэмин итү өчен «Татарстан Республикасында ветеринария эше турында» Закон кабул ителә. Ветеринария учреждениеләрен матди-техник җиһазлауны һәм ветеринария өчен билгеләнгән заманча чараларны гамәлгә кертүдә Татарстан сәнәгать предприятиеләренең (Алабуга станоклар төзү заводында әзерләнгән дезинфекцияләү җайланмасы, Түбән Кама химия комбинатында җитештерелгән дезинфектантлар) мөмкинлекләре уңышлы файдаланыла. Татарстанда хайваннарда йогышлы һәм инвазион авыруларны булдырмау һәм бетерүгә, халыкны сыйфатлы һәм зарарсыз азык-төлек белән тәэмин итүгә, кешеләрне кеше һәм хайваннарга хас гомуми чирләрдән саклауга гаять зур әһәмият бирелә.
1995 һәм 2000 елларда Казанда Россия ветеринария табибләренең 1 һәм 2 нче корылтайлары уздырыла.
История Казанского государственного ветеринарного института имени Н.Э.Баумана. Казань, 1973.
Ветеринарная служба Татарстана в борьбе с заболеваниями животных. Казань, 1975.
Никитин И.Н., Калугин В.И. История ветеринарии. М., 1988.
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 годы). Казань, 2006.
Автор – И.Н.Никитин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.