- РУС
- ТАТ
язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1979)
1921 елның 16 августы, хәзер БРның Яңавыл районы Иске Чат авылы — 2009 елның 23 апреле, Әлмәт шәһәре.
М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый (Мәскәү, 1957).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1940–1946 елларда Төньяк Сахалинда: разведчиклар отделениесе командиры, «Тревога», «За Советскую власть» исемле фронт газеталары хәбәрчесе. Көньяк Сахалинны азат итү сугышларында катнаша (1945).
1946–1949 елларда Татарстан радиокомитетында башта балалар тапшырулары, соңрак әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире.
1951–1960 елларда «Яшь сталинчы» газетасы үз хәбәрчесе.
1955 елдан Әлмәт шәһәрендә яши.
1965–1967, 1972–1982 елларда ТАССР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркәтибе.
Маликов «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан «Атаудагы хисләр» (1945) поэмасы аша әдәбиятка кереп китә. Сугыш хатирәләре аның иҗатында төп урынны били.
Әсәрләрендәге икенче төп тема — Татарстанның җир асты байлыклары, шул өлкәдә эшләүче республика нефтьчеләренең көнкүрешен сурәтләү. «Шигырьләр һәм поэмалар» (1964), «Салкын Алан» (1969), «Шигырьләр, поэмалар» (1971), «Нефтьче турында баллада» (1967; русчага тәрҗемәсе «Баллада о нефтянике», 1974), «Туган як җиле» (1981; русчага тәрҗемәсе «Сквозь годы», 1987), «Җуелмас хәтер» (2004) җыентыклары, шул исәптән «Ташчы» (1956), «Фәрдәнә» (1958), «Гайшә апа» (1959), «Чигүле кулъяулык» (1968) поэмалары шушы һөнәр кешеләренең хезмәтенә багышлана. «Яшьлек утравым» (1974; русчага тәрҗемәсе «Остров моей юности», 1976), «Кембрига юл салучылар» (1965; русчага тәрҗемәсе «Кембрийские фонтаны», 1970), «Гомер мизгелләре» (2001) повестьларында тормышчан образлар реаль вакыйгаларга нигезләнеп сурәтләнә. Аның балалар өчен язылган «Су ташучы аю» хикәясе (1963), «Без кояшны юлда каршылыйбыз» документаль повесте (1964; русчага тәрҗемәсе «Мы солнце встречаем в пути», 1965) турында да шуны ук әйтергә мөмкин.
1960 елда Маликовның «Таңбатыр» әкият-поэмасы буенча Казан курчак театрында «Бирнәле кыз» спектакле куела.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
Бергә яккан учаклар: Сайланма шигырьләр, җырлар, поэмалар. К., 1991.
Садри М. Көчле ихтыяр җырчысы // Казан утлары. 1971. № 7;
Бикчурин Ш. Озын юллар, ерак еллар арасы // Казан утлары. 1981. № 10. Автор — Г.М.Габделхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.