- РУС
- ТАТ
Мишә елгасының уң кушылдыгы.
Озынлыгы 44,5 км, бассейнының мәйданы 728 км2. Саба районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Кырбаш авылыннан 1,5 км төньяктарак, тамагы Теләче авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы — 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 22%.
Кече Мишәнең 27 кушылдыгы бар; иң зурлары: Мишә (31,5 км) — сул; Макса (24,1 км) — уң. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2.
Туенуы катнаш, зур күпчелеге кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 126 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,47 м3/с.
Суы язын йомшак (1,5–3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.
Кече Мишә бассейнында суның гомуми күләме 6,8 млн м3 булган 15 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.