Эчтәлек

Ихтималый процессор идарә итүче командалар системасы белән дә тәэмин ителергә мөмкин. Аеруча катлаулы мәсьәләләрне статистик модельләштерү һәм очраклы эзләү ысуллары белән чишү, имитацион модельләштерү, массакүләм хезмәт күрсәтү һ.б. мәсьәләләрне чишү ихтималый процессор куллануның нәтиҗәле өлкәсе булып тора.

Ихтималый процессор идеясен очраклы кодларның идарә ителүле генераторы рәвешендә беренче мәртәбә Р.Г.Бохараев тәкъдим итә (1961). Соңрак (1962–1990 елларда) Казан университетында аның тарафыннан ихтималый процессор төзү принциплары формалаштырыла, ихтималый процессорның күп кенә специальләштерелгән проектлары һәм универсаль проекты (В.М.Захаров белән берлектә, 1985) төзелә. Шул ук елларда әлеге идеяләр ихтималый процессор теоремасы белән теоретик яктан дәлилләнә.

Казан авиация институтында бердәм ЭВМ системасы (ЕС) өчен ихтималый процессорның махсус проекты (Б.В.Кирьянов, В.А.Песошин, В.И.Глова) төзелә һәм гамәлгә кертелә. Ихтималый процессор проблемасы буенча Ленинград тимер юл транспорты институтында (В.В.Яковлев, Р.Ф.Фёдоров), Иркутск политехник институтында (Г.П.Хәмитов), Мәскәү халык хуҗалыгы институтында (В.С.Гладкий), БССР Фәннәр Академиясенең Минск радиотехника институтында (А.Е.Леусенко, Э.Л.Баканович) һ.б. үзәкләрдә интенсив һәм нәтиҗәле эш алып барыла.

Әдәбият

Бухараев Р.Г., Хасанов Ф.А. Моделирование вероятностных процессов на ЭВМ «Урал» // Итоговая конференция Казан университета: Тезисы докладов. Казань, 1961.

Бухараев Р.Г., Захаров В.М. Управляемые генераторы случайных кодов. Казань, 1978.

Бухараев Р.Г. Основы теории вероятностных автоматов. М., 1985.

Автор – Р.Г.Бохараев