Биографиясе

1911 елның 24 ноябре (7 декабре), Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Яңа Дөмәй авылы – 1985 елның 7 декабре, Казан.

Казан финанс-икътисад институтында укый (1930–1933), ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлый (1950).

1930–1931 елларда ВКП(б)ның Башкортстан АССР Бакалы район комитетында пропагандист. 1933–1936 елларда Актаныш МТСында сәяси бүлек башлыгының комсомол эше буенча ярдәмчесе, ВЛКСМның Арча райкомы секретаре һәм Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире. 1937–1943 елларда Казан химия-технология институты рабфагында укытучы, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында лектор, ТАССР Җир эшләре халык комиссариатының сәяси секторы башлыгы урынбасары булып эшли.

1943–1947 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары. 1951–1960 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 2 нче секретаре, бер үк вакытта КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Казан югары партия мәктәбендә партия һәм совет төзелеше кафедрасы мөдире (1957).

1960–1983 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе, РСФСР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары.

ТАССР (1947–1951, 1955–1985), СССР (1958–1966), РСФСР (1967–1980) Югары Советлары депутаты.

Хезмәтләре ТАССРда милли дәүләт төзелеше тарихына карый.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Казанда Батыев яшәгән йортка мемориаль такта куелган (2006).

Хезмәтләре

Географическая характеристика административных районов Татарской АССР. Казань, 1972.

Татарская АССР: реальность и буржуазные мифы. Казань, 1977 (автордаш).