Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
икеләтә бәйләнешле органик кушылмаларның аз селтеле тирәлектә калий перманганаты белән оксидлашуы (гидроксиллануы)
Еш кына реакцияне сулы органик эреткечләрдә (ацетон, этил спирты, метилциклогексан) үткәрәләр. Күп төрле этилен кушылмалар, шул исәптән циклоолефиннар, шикәр, терпен, стероидлар гидроксиллана. Изоляцияләнгән икеләтә бәйләнешле диеннар оксидлашканда, дигликольләр барлыкка килә.
1887 елда Е.Е.Вагнер тарафыннан ачыла. Тулы булмаган бәйләнешле органик кушылмаларның төзелешен өйрәнүдә һәм гликольләрне тәҗрибә өчен синтезлауда кулланыла.
Вацуро К.В., Мищенко Г.Л. Именные реакции в органической химии: Справочник. М.,1976.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.