- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Баганалы елгасының уң кушылдыгы буенда, Чистай шәһәреннән 50 км көньяктарак урнашкан
1710 елдан мәгълүм. Казан, Чабаксар һәм Козьмодемьянск өязләреннән күченеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке чукындырылган татарлар һәм чувашлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Саурыш авылының (хәзер Аксубай районында) Рождество чиркәве, 1912 елдан Түбән Кондрата авылы чиркәве приходларына карый.
XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1903 елда 25 ир бала һәм 1 кыз бала укый), 2 тегермән, ярма яргыч, тимерчелек, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1254 дисәтинә тәшкил итә.
Халкы 1921–1922 еллардагы ачлыктан һәм зур янгыннан зыян күрә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Алексеевск, 1987 елның апреленнән Чистай районында.
Хәзер Югары Кондрата авыл җирлеге үзәге.
1931 елда «Культура» колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.С.Мельников). 1953 елдан авылда – эреләндерелгән Молотов исемендәге колхоз (үзәк утары – Түбән Кондрата авылы), 1957 елдан, исеме үзгәртелеп – «Заря» колхозы (1960 еллардан авылда үзәк утар урнаша, колхозга шулай ук Түбән Кондрата авылы, юкка чыккан Урал поселогы керә), 1993–2005 елларда күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли; шулай ук крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1928 елда Түбән Кондрата авылы руханиеның сүтелгән йортыннан дүрт еллык башлангыч мәктәп төзелә, шул ук вакытта өлкәннәр өчен якшәмбе мәктәбе эшли башлый.
Авылда тулы булмаган урта мәктәп (2012 елга кадәр – урта мәктәп; 2004 елда Е.И.Паишева җитәкчелегендә анда «Безнең мирас» музее оештырыла; бинасы 1996 елда төзелә), мәдәният йорты, китапханә (1985 елдан – клуб бинасында, 2018 елдан – мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1965 елдан), Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве (1997 елдан) бар. 2020 елга кадәр балалар бакчасы эшләп килә.
Мәдәният йорты каршында «Сандугачым» фольклор коллективы эшли.
А.В.Иванов (1950 елда туган) – биология фәннәре докторы, РФ ФА мөхбир әгъзасы, РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФнең атказанган фән эшлеклесе;
В.В.Иванов (1939–2004) – тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның мәгариф министры (1976–1980), «Почет билгесе» ордены кавалеры;
И.З.Кондюков (1956 елда туган) – шартлаучан матдәләр өлкәсе галиме, химия фәннәре кандидаты, уйлап табучы;
П.Г.Новиков (1906–1944) – генерал-майор, 1942 елда Севастополь шәһәре оборонасының соңгы җитәкчесе, Ленин, Кызыл Байрак орденнары кавалеры, аның исеме белән авылның бер урамы аталган, мәктәп бинасы диварына мемориаль такта урнаштырылган.
1782 елда – 87 ир-ат;
1859 елда – 442,
1897 елда – 830,
1908 елда – 959,
1920 елда – 945,
1926 елда – 522,
1938 елда – 556,
1949 елда – 510,
1958 елда – 629,
1970 елда – 626,
1989 елда – 425,
2002 елда – 380,
2010 елда – 339,
2021 елда – 212 кеше (керәшен татарлар – 69%, чувашлар – 30%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.