Тарихы

1621 елдан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. 1882 елгы янгыннан соң Колай авылы халкының бер өлеше күченеп килә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү, тимерче эше һәм агач эше тарала.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1872 елдан, дәресләр татар телендә алып барыла), вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 691 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казиле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Социализм» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Р.Козлов). 1951 елдан авылда – «Заря» колхозы (үзәк утары – Керәшен Сәрдәсе авылы), 1995 елдан – шул ук исемдәге крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «Таң» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006–2007 елларда «Таң» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2010 елга кадәр – башлангыч мәктәп (земство мәктәбе җирлегендә ачыла, 2011 елда бинасы сүтелә), 1964–2015 елларда – клуб, 1956–2008 елларда – китапханә (башта – таза тормышлы крестьян В.Демидов йортында, 1965 елдан клуб бинасында урнаша), 1930 еллардан – балалар бакчасы, 1964–2015 елларда клуб каршында үзешчән сәнгать коллективы эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (1991 елдан) бар. Авыл кырыенда төзекләндерелгән «Мария» чишмәсе урнашкан.

Авыл янында археология истәлекләре – Колкамәр I (бронза гасыр) һәм Колкамәр II (Ананьино культурасы) табылдыклары ачыклана.

Халык саны

1782 елда – 88 ир-ат;
1859 елда – 304,
1897 елда – 467,
1908 елда – 533,
1920 елда – 564,
1926 елда – 440,
1949 елда – 361,
1958 елда – 370,
1970 елда – 314,
1979 елда – 235,
1989 елда – 154,
2002 елда – 118,
2010 елда – 108,
2020 елда – 71 кеше (керәшен татарлар).