Биографиясе

1910 елның 10 июле, Ростов өлкәсенең Сальск шәһәре — 1972 елның 19 октябре, шунда ук.

Мәскәү нефть институтын тәмамлаганнан соң (1937), «Прикамнефть» трестында (Пермь шәһәре) эшли.

1940 елдан «Туймазынефть» трестының геология бүлеге башлыгы.

1949 елдан «Татнефть» трестында баш геолог, 1957 елдан «ТатНИПИнефть»тә директор урынбасары.

1960 елдан Оренбург геология идарәсе директоры.

Урал-Идел буендагы Баулы, Туймазы (Дәүләт бүләге), Серафимово, Оренбург (Дәүләт бүләге) һ.б. девон чоры нефть һәм газ чыганакларын ачучыларның берсе.

Хезмәтләре       

Геологическое строение нефтяных месторождений ТАССР. К., 1956.

Әдәбият          

Башкортостан: Краткая энцикл. Уфа, 1996.