Эчтәлек

Алкил яки арил төркемнәренең күрше углерод атомына – катион үзәккә күчеше барлыкка килә (беренче төр камфенлы яңадан төркемләнү):

R=H, алкил яки арил төркеме; Y-= гидроксид төркеме яки көчле кислота анионы; Z-= эреткеч анионы. Углеродның ике атомы да беренчел, икенчел һәм өченчел булырга мөмкин. Процесс эремәләрдә һәм эретмәләрдә протонлы кислоталар яки Льюис кислоталары тәэсирендә җылытканда яки салкында уза; циклларның киңәюе яки тараюына китерә, эреткечнең полярлыгы арту белән тизлек тә үсә бара. Реакция аеруча бициклик терпеннарга хас, алициклик кушылмалар рәтендә яңадан төркемләнү шул ук рәвештә уза.

1899 елда Е.Е.Вагнер ача һәм профессор Г.Л.Меервейн (1910–1927) тарафыннан җентекләп өйрәнелә.

Сәнәгатьтә камфара һ.б. хуш исле матдәләр алу өчен файдаланыла.

Әдәбият

Вацуро К.В., Мищенко Г.Л. Именные реакции в органической химии: Справочник. М.,1976.