- РУС
- ТАТ
Төшнең магнит моменты электроннарның магнит кыры белән үзара тәсирләшүе нәтиҗәсендә килеп чыккан парамагнит кисәкчәләр спектрларының үзара якын урнашкан сызыкларга таркалуы күренеше
Магнит кушылган парамагнит кушылмаларның сыек эремәләрендә электрон магнит моментлары арасындагы диполь-диполь тәэсир итешү нольгә кадәр уртачалана һәм ЭПР спектрларының үтә нечкә изотроп структурасы (ҮНИС) барлыкка килә. Металл комплексларында, ирекле радикалларда, ион-радикалларда парлашмаган электрон күп кенә магнетик төшләр белән тәэсирләшә һәм ҮНИС күренеше катлаулы була; бу хәлдә ҮНИС сызыклары (ҮНИС конс тантасы) арасындагы ара һәм сызыкларның активлыгы системадагы молекула эче үзара тәэсир итешүнең характерын чагылдыра. ҮНИСны мондый кушылмаларның ЭПР спектрларында күзәтү анализы электрон белән магнит төшләре арасындагы тәэсир итешү рәвешен, аның молекуляр системаларда делокализациясен һәм барлыкка килгән химик бәйләнешләрнең табигатен билгеләү, шулай ук күп кенә төш спиннарының зурлыгын ачыклау мөмкинлеге бирә.
Каты парамагнит системаларда һәм монокристалларда парлашмаган электронның магнит моментлары белән төшләр арасындагы диполь-диполь тәэсир итешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән анизотроп ҮНС күзәтелә. Бу тәэсир сәбәпле килеп чыккан таркалу парлашмаган электронны төш белән баглаган вектор һәм тышкы магнетик кыр юнәлеше арасындагы почмакка бәйле. Шуның өчен парамагнит монокристаллардагы ЭПР спектрларының ориентация буенча бәйле булуы күзәтелә. Каты һәм үзле мохитләрдә парамагнит молекуланың тышкы магнит кыры юнәлешенә карата хаотик урнашуы сәбәпле, йоту спектры монокристалларының ҮНИС суперпозициясе буларак уртага чыга, бу исә әлеге матдәләрдә ЭПР спектрларының үтә нечкә төзелеше сызыгы киңәюенә китерә.
ЭПР спектрларының үтә нечкә төзелешен беренче буларак инглиз физигы Р.П.Пенроз 1949 елда һәм аннан бәйсез рәвештә 1950 елда Казан галимнәре С.А.Альтшулер, Б.М.Козырев һәм С.Г.Салихов ачалар.
Альтшулер С.А., Козырев Б.М., Салихов С.Г. Влияние ядерного спина на резонансное парамагнитное поглощение в растворах соединений марганца и меди // Докл. АН СССР. 1950. Т. 71.
Автор – Ә.В.Ильясов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.