Биографиясе

1941 елның 23 февралендә Биектау районы Пановка авылында туа.

Казан университетының география (1963) һәм механика-математика (1972) факультетларын тәмамлый.

1971 елдан Казан университетында, метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире (1978 елдан), география һәм геоэкология факультеты деканы (1983–2006).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре атмосфера процессларының динамикасын һәм энергетикасын, ТРның климатын өйрәнүгә карый.

Переведенцев — атмосфера циркуляциясе һәм климат үзгәрешләре буенча фәнни юнәлешләргә нигез салучыларның берсе.

Беренче тапкыр урта атмосфераның циркуляцион-энергетик моделен эшли. Аның җитәкчелегендә космик-геофизик факторлар тәэсирендә атм. циркуляциясе һәм климатның глобаль һәм җирле үзгәрешләренең закончалыклары ачыклана, комплекслы физик-статистик модель төзелә. Казан университетында туфрак-үсемлек системалары һәм атмосфера фәнни-тикшеренү лабораториясен ачу, үзе җитәкләгән кафедрасы каршында климат мониторингы буенча фәнни төркем туплау эшен башлап җибәрүче һәм оештыручылардан берсе.

РФдә беренче «Климат теориясе» («Теория климата», 2004) уку ярдәмлеге авторы, «Казан климаты һәм хәзерге чорда аның үзгәрешләре» («Климат Казани и его изменения в современный период», 2006) монографиясе һәм «Атмосфера экологиясе нигезләре» («Основы экологии атмосферы», ч. 1–4, 2000–2006) уку ярдәмлегенең автордашы.

Россиянең мактаулы гидрометеорология хезмәте хезмәткәре (2001).

Хезмәтләре         

Циркуляционные и энергетические процессы в средней атмосфере. К., 1984;

Современные глобальные и региональные изменения окружающей среды и климата. К., 1999 (автордаш);

Метеорология в Казанском университете: Становление, развитие, основные достижения. К., 2001.

Әдәбият   

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.