Эчтәлек

Радиолокаторлар өчен – 25–41 МГц диапазонындагы, метеор-ионосфера радиотрассалары өчен 8–45 МГц диапазонындагы радиоешлыклар иң нәтиҗәле үлчәү ешлыклары булып санала. Радиометеор астрономиясе космик кисәкчәләрнең (радиантларның) массасы, тизлеге, килү юнәлеше турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.

Атмосферадагы ионлашкан метеор эзләрен радиолокацион күзәтүләрне СССРда беренче булып Казан университетында К.В.Костылёв үткәрә (1955 ел). Метеор радиолокаторында (Ю.А.Пупышев) һәм авыш зондлау алымы белән (Н.С.Андрианов) Казан университетында алып барылган күпьеллык үлчәүләр радиантларның (аерым кисәкчәләр һәм аларның ассоциацияләренең дә, метеор агышларының да) күк сферасындагы бүленешен өйрәнү мөмкинлеген бирә.

Бу нәтиҗәләр астрономия өчен генә түгел, космонавтика үсеше өчен дә мөһим, чөнки алар космик аппаратларның төрле үлчәмдәге төрле массалы микрометеоритлар белән очрашу ихтималын космик аппарат орбитасының кайда булуыннан чыгып бәяләргә ярдәм итә (О.И.Белькович).

Җир атмосферасына югары тизлек белән (дистәләрчә км/с) килеп кереп, метеор кисәкләре 75–105 км биеклектә берничә дистә км озынлыктагы беренчел туры һәм ионлашкан эзләр калдыра, бу эз уртача атмосфера җиле белән күчә һәм турбулентлык тәэсирендә кәкрәя. Ешлыкның доплерча күчеше һәм амплитуда-вакыт характеристикасы вариантлары бирелгән биеклекләрдә атмосфера һәм ионосфера характеристикалары турында мәгълүмат бирә.

Казан университеты астрономнарының хезмәтләре бу биеклекләрдә атмосфера циркуляциясенең дулкынча һәм турбулент вариацияләрен (Г.М.Тептин, Г.Б.Покровский, А.Н.Фәхретдинова), түбәнге ионосфераның электрон турбулент концентрациясенең спектраль һәм структур характеристикаларын (Г.М.Тептин, Ю.М.Стенин) өйрәнү мөмкинлеген бирә, шулар нәтиҗәсендә төрле кулланылыштагы метеор-ионосфера радиотрассаларының төп үзлекләрен билгеләү һәм аларны ышанычлы фаразлау башлана (Р.А.Курганов).

Алынган нәтиҗәләр (метеор җисемнәрнең астрономик аспектларын да кертеп) метеор радиоэлемтәсе мәсьәләләрен хәл итү (К.В.Костылёв) һәм төгәл вакытны тапшыру өчен (В.В.Сидоров) кулланыла.

Әдәбият

Костылёв К.В. Астрономические основы метеорной радиосвязи. Казань, 1970.

Белькович О.И. Статистическая теория радиолокации метеоров. Казань, 1971.

Курганов Р.А. Прогнозирование наклонного рассеяния радиоволн метеорными ионизациями. Казань, 1973.

Тептин Г.М. Структура нижней термосферы. Казань, 1976.

Teptin G.M., Stenin Yu.M. Inhomogeneous structure of lower ionosphere and radio wave propagation. Казань, 2007.

Автор – Г.М.Тептин