Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Покровский исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук вак-төяк сәүдә, бурлаклык, олаучылык.

1817 елда агач чиркәү урынына XVIII йөз уртасында таштан Порков чиркәве (1930 елларда ябыла, реконструкцияләнә һәм 1988 елда ачыла; соңгы классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге) төзелә.

1845 елда икееллык ирләр чиркәү-приход мәктәбе була, 1855 елда яңа бина төзелә һәм аның каршында китапханә ачыла, 1867 елда өчьеллык земство мәктәбе итеп үзгәртелә (1894 елда яңа бина төзелә, 50 ир бала һәм 23 кыз бала укый).

XX йөз башында земство мәктәбе, 6 җил тегермәне, җомга көннәрендә базар эшли, ел саен 1 октябрьдә һәм Изге Троица көнендә ярминкә үткәрелә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2434,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афонас волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Афанас авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “12 лет Октября” колхоз оештырыла. 1957 елда “Красный Ключ” совхозында (үзәк утары – Красный Ключ поселогы), 1965 елда авыл – “Нижнекамский” совхозы үзәк утары (хуҗалыкка шулай ук Түбән Афанас, Дмитриевка, Ильинка, юкка чыккан Актүбә, Чәбия авыллары керә), 1970 елда аңа “Кама” совхозы (Прости, юкка чыккан Соболеково авыллары) керә.

 2004 елдан “Бәхетле-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Орсис-Агро”.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда җидееллык (1955 елда мәктәптә интернат ачыла), 1961 елда – тулы булмаган урта, 1972 елда – урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. Мәктәптә туган якны өйрәнү музее (1975 елдан) бар.

Мәдәният йорты (1971 һәм 2019 елларда яңа бина төзелә), китапханә (1919 елда уку өе буларак земство училищесының китапханәсе җирлегендә ачыла, 1949 елдан китапханә статусында, 1975 елдан мәдәният йорты бинасында, 2010 елдан хакимият бинасында, 2019 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1968 елдан), табиб амбулаториясе (1977 елдан, 2013 елда яңа бина төзелә), мәдәни-спорт үзәге (2004 елдан), бокс залы (Түбән Кама беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе), “Өммегөлсем” мәчете (2003 елдан) эшли.

Мәдәният йортында музей почмагы, балалар коллективлары, алар арасында “Золотой ключик” курчак театры (2020 елдан), 4 бию коллективы (“Вдохновение” (2013 елдан), “Апельсин” (2017 елдан), “Карамельки” (2019 елдан), “Киндеры” (2020 елдан)), “Настроение” вокаль ансамбле (2016 елдан), “Динамика” яшүсмерләр миниатюр театры (2010 елдан), “Юность” вокаль ансамбле (2019 елдан), “Сударушка” өлкәннәр рус вокаль (2015 елдан), “Серле мәләнчек” керәшен татарлар фольклор ансамбльләре (2016 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Л.Н.Андреева (1940 –2005) – табиб, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган табибы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы;

Г.А.Гиришин (1873–1966) – рәссам-икона күчереп язучы, Кызыл Хезмәт Байрагы ордены кавалеры;

Я.Я.Максимов (1941–1997) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, ТАССРның атказанган икътисадчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе;

Н.Л.Пантелеев (1936 елда туган) – физик, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 448,
1823 елда – 932,
1859 елда – 823,
1870 елда – 932,
1897 елда – 1361,
1920 елда – 1548,
1926 елда – 1778,
1938 елда – 1214,
1949 елда – 785,
1958 елда – 675,
1970 елда – 1471,
1979 елда – 3305,
1989 елда – 2685,
2002 елда – 2780,
2010 елда – 3168,
2022 елда – 3564 кеше (керәшен татарлар – 46%, руслар – 34%, үзбәкләр – 12%, чуашлар – 4%).