Тарихы

1678 елдан Ташлы Елга буларак мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет (1922 елда искергән мәчет урынына төзелә, татар халык төзелеш сәнгате традицияләрендәге архитектура истәлеге, 1940 елларда ябыла, манарасы җимерелә, 2003 елда аның урынына яңа таштан корыла), мәктәп, су тегермәне, икмәк саклау-сату, 3 бакалея кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 963 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афонас волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Шәңгәлче авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Уңыш” колхозы оештырыла. 1951 елда “Йолдыз” колхозы (Шәңгәлче авылы) белән “Уңыш” колхозына (үзәк утары – Шәңгәлче авылы) берләштерелә, 1956 елда аңа “Красные Горы” колхозы (Келәтле авылы, Ключ Труда поселогы) керә, 1959 елдан берләштерелгән Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Шәңгәлче авылы), 1970 елда “Знамя коммунизма” совхозы, 1993 елда “Шәңгәлче” совхозы итеп үзгәртелә.

1997 елдан “Шәңгәлче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2014 елдан “Түбән Кама” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2021 елдан “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе).

Халкы башлыча үсемлекчелек, яшелчәчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2008 елга кадәр башлангыч мәктәп була.

Мәдәният йорты (1988 елдан, 2006 елда яңа бина төзелә), китапханә (1970 елдан, 2002 елда яңа бина салына, 2010 елда анда туган якны өйрәнү музее), балалар бакчасы (1982 елдан), мәчет (2003 елдан) бар.

Мәдәният йортында “Тылсым” театр, “Җәүһәр” фольклор (икесе дә 1993 елдан), “Илһам” вокаль (2021 елдан), “Уйна, гармун!” гармунчылар ансамбле (2015 елдан); “Сөмбелә” балалар фольклор (1999 елдан), “Яшьлек” хореография (2021 елдан) коллективлары эшли.

Төзекләндерелгән “Таш чишмә” (2015 елда Әхмәдиевлар акчасына) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Ташлык I авыллыгы табыла.

Күренекле кешеләре

Р.И.Вәлиев (1947–2023) – язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, А.Алиш исемендәге, М.Җәлил исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның халык язучысы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы;

Р.Н.Вәлиев (1931–2018) – инженер-электромеханик, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

К.Я.Кәлимуллин (1938–2021) – спортчы, тренер, самбо һәм дзюдо буенча спорт остасы, ветераннар арасында самбо һәм дзюдо буенча дөнья чемпионатында өч тапкыр җиңүче;

А.Н.Хәмзин (1947 елда туган) – җырчы, режиссер, сатирик-язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1870 елда – 507,
1897 елда – 767,
1906 елда – 848,
1920 елда – 847,
1926 елда – 119,
1949 елда – 650,
1958 елда – 701,
1970 елда – 744,
1979 елда – 700,
1989 елда – 470,
2002 елда – 445,
2010 елда – 409,
2022 елда – 401 кеше (татарлар).