ТАССР Югары Совет Президиумының 1967 ел 28 декабрь Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен урман хуҗалыгы, урман хуҗалыгы сәнәгате, урман һәм җиләк-җимеш агачлары питомниклары, колхозлар, совхозлар, фәнни-тикшеренү, урман төзелеше, проектлау-эзләнү һәм башка оешмалар һәм учреждениеләр белгечләренә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 159 кеше лаек була.