- РУС
- ТАТ
пластик массалар, пластиклар, төп компонентын югары молекуляр кушылма (синтетик яки табигый полимер) тәшкил иткән композицион полимер материаллар
Полимердан тыш, пластмассалар составына түбәндәгеләр керергә мөмкин:
Эластомерлар белән чагыштырганда, пластмассалар башлангыч эластиклык модуле кыйммәтләренең югары (9.102-103 МПа) һәм өлешчә кайтма булмаган чагыштырма озынаюның (10–100 %) югары чиге кечкенә булу белән аерылалар. Бер фазадагы (гомоген) пластмассаларда төп компонент — полимер, калган ингредиентлар аңарда эрегән була. Гетероген пластмассаларда полимер һәркайсы үз фазасында булган һәм бу полимерда дисперслашкан компонентларга карата дисперсия тирәлеге (бәйләгеч) ролен үти. Пластмассалардагы бу фазаларның нисбәте шактый киң аралыкларда (полимер массасына карата 45–50% ка кадәр) үзгәрергә мөмкин. Тыгыз тутырылган пластмассаларда мондый фазалар полимерның үзеннән өч һәм аннан елда артыграк тапкыр күбрәк була.
Җылытканда ничек үзгәрүенә карап, пластмассаларны термопластикларга (термопластлар) һәм термореактивларга (реактопластлар) бүләләр. Җылытканда термопластлар йомшыйлар һәм агучан үзле халәткә күчәләр, суытканда — каталар. Бу процесс кайтма була, полимер химик үзгәрешләр кичерми. Реактопластлар, җылытканда (яки суытканда) каты, эремәүчән продуктларга әверелеп, структурлашалар һәм кабаттан формага салыну сәләтен югалталар.
Синтезлау алымына карап, пластмассаларларны полимерлаштыру, поликонденсация реакцияләре нәтиҗәсендә алынган полимерлар нигезендә һәм химик модификацияләнгән табигый полимерлар нигезендә табыла торган пластмассаларларга бүлеп йөртәләр.
Пластмассаларны гамәли куллану әле полимерлаштыру, поликонденсация һәм полимер халәте теориясе барлыкка килгәннән элегрәк башлана. 1867 елда беренче тапкыр, целлюлоза нитратын камфора белән тутыру юлын кулланып, целлулоид дип аталган материал алына. Аннан ясалган плёнка эшләнмәләре кинофотоматериалларның төп нигезен тәшкил итә һәм кинематография тууга сәбәп була (XIX йөз ахыры). Полимерлар җитештерү һәм эшкәртү, шулай ук күп тонналы чимал базасын булдыру өлкәсендәге теоретик хезмәтләр XX йөз ахырында дөньяда полимер материаллар җитештерүне шул дәрәҗәгә җиткерә, аны күләме һәм массасы буенча төсле металлар җитештерү белән чагыштырырга мөмкин була; һәр унъеллык саен полимер материаллар, шул исәптән пластмассалар җитештерү ике тапкыр арта бара. Алар техниканың төрле тармакларында, төзелештә, авыл хуҗалыгында, медицинада, җиңел һәм азык-төлек сәнәгатьләрендә һ.б. кулланыла.
Татарстан — Россиядә полимер продукциясе җитештерү буенча иң зур төбәкләрнең берсе. Республика предприятиеләрендә Россиядә җитештерлә торган полиэтиленның яртысына якыны, поликарбонат, винилацетат белән этилен сополимеры, полиэтиленгликоль («Казаноргсинтез» АҖ); полипропилен, полистирол пластиклар, этилен белән пропилен сополимеры («Түбәнкаманефтехим» АҖ) эшләп чыгарыла. Бу җитештерүләрнең башланып китүе һәм үсеше Е.В.Кузнецов, В.А.Воскресенский, П.А.Кирпичников җитәкчелегендәге фәнни хезмәтләр белән бәйләнгән.
ТРда үсешкә ирешкән фәнни юнәлешләр:
Тикшеренүләр Казан технология һәм Казан архитектура-төзелеш университетларында алып барыла.
Энциклопедия полимеров: В 3 т. М., 1972–77;
Архиреев В.П., Галибеев С.С. Альбом технологических схем производства пластических масс. К., 2002.
Автор — В.П.Архиреев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.