- РУС
- ТАТ
Татарстан Республикасында
Физкультура — кешенең хәрәкәт эшчәнлеген үз халәтен һәм үсешен оптимальләштерүе, тормышка физик әзерлек сыйфатында файдалануы.
Спорт — ярышу эшчәнлеге, аңа әзерлек, шулай ук бу эшчәнлек белән бәйле үзенчәлекле мөнәсәбәтләр, нормалар һәм казанышлар.
Казан губернасында физкультура-спорт хәрәкәтенең барлыкка килүе һәм үсеше Казанда XIX йөз ахырында — XX йөз башында ирекле спорт җәмгыятьләре һәм берләшмәләрен оештыру белән бәйле.
Булдырылган оешмалар җиңел һәм авыр атлетика, фехтование, көрәшнең төрле төрләрен, бокс, йөзү, велосипед, ишү, парус, чаңгы, тимераякта узышу спортын, гимнастика, атта йөрү, спорт уеннарын (лауниверситетеннис, крикет, гольф, лапта, бура) һ.б.ны җәелдерә башлый (кара Спорт клублары).
«Сокол-1» гимнастика җәмгыяте
Җитәкчесе В.А.Бекасов. Казан. 1922 ел
Октябрь революциясеннән соң һәм Бөек Ватан сугышы елларында физкультура-спорт эше белән җитәкчелек итүче оешмалар: Казан губерна хәрби комиссариаты каршындагы физик үсеш һәм спорт бүлеге һәм Казан губернасы спорт берлеге (1919 елда оештырыла); ТАССР Сәламәтлек саклау һәм Мәгариф халык комиссариатлары каршындагы физик тәрбия бүлекчәләре (1920); Югары физик культура советы (1923–1925 елларда ХКС каршында, 1925–1936 елларда ТАССР ҮБК каршында); ТАССР ХКС каршында Физик культура һәм спорт эшләре комитеты (1936–1946); Оборонага, авиация һәм химия төзелешенә ярдәм җәмгыяте (ОСОАВИАХИМ) (1927); 2013 елдан — «Татарстан Республикасының Армия, авиация һәм флотка булышлык итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)» төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе.
Кызыл Армия сарае гимнастика түгәрәге чыгышы
Казан. 1921 ел
1921 елга Казанда һәм губернада 30 дан артык спорт җәмгыяте һәм оешмасы эшли. Иң зурлары: Үзәк, Дары заводы, Балтач, Лаеш, Тәтеш хәрби СКлары; «Флорида», «Сокол» (хатын-кызлар, Зөя шәһәре), укучы яшьләр (СКУМ), Казанның 1 нче «Бой-Герль-Скаутлар» отряды спорт түгәрәкләре. Сугышка кадәрге чорда республикада физик культура һәм спорт үсешенә «Хезмәткә һәм СССРны саклауга әзер» физкультура комплексы (ГТО, 1931–1934), Бердәм Бөтенсоюз спорт классификациясе (1935–1937) кертелү, рәсми рәвештә Профсоюзларның ирекле спорт җәмгыятьләре оештырылу (кара Физик культура коллективлары, Спорт клублары, «Зенит», «Локомотив», «Спартак», «Труд», «Урожай» ирекле спорт җәмгыятьләре, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте) көчле стимул бирә.
1930 елларның 1 нче яртысында гомуми белем бирү мәктәпләрендәге укучыларның 80%ы физик культура белән мәҗбүри шөгыльләнә. Авыл җирлекләрендә физкультура хәрәкәте 196 колхоз-совхоз физик культура коллективлары һәм 33 район физик культура советлары белән тәэмин ителә.
«Марат» спорт түгәрәге әгъзалары
Казан. 1924 ел
«Пролетарий» җәмгыяте спортчылары төркеме
Казан. 1922 ел
1920–1930 елларда Татарстанның аерым спортчылары һәм командалары илдәге зур ярышларда — бөтенсоюз һәм Идел буе җәйге һәм кышкы спартакиадаларында, милли республикалар һәм Идел буе хәрби округы олимпиадаларында җиңүчеләр булалар һәм медаль алалар.
Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР физкультура һәм спорт оешмалары (Ирекле спорт җәмгыятьләре, гомуми хәрби укыту пунктлары) Кызыл Армия өчен резерв әзерләү, яраланган хәрби хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тергезү бурычларын хәл итүгә күчә. Чаңгы, җиңел атлетика һәм хәрбиләштерелгән кросслар, узышлар, эстафеталар, ату, штык һәм кул көрәше буенча ярышлар уздырыла.
Сугыштан соңгы унъеллыкларда спортның һәм аның казанышларының массачыл үсеше күзәтелә. Республика шәһәр һәм районнарында физкультура-спорт һәм сәламәтләндерү эшләре төрле контингент арасында уздырыла: балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, югары спорт осталыгы мәктәпләре булдырыла, аларда спортның якынча 40 төре җәелдерелә (кара Спорт мәктәпләре).
Татарстан командалары һәм республиканың аерым спортчылары СССР чемпионатлары һәм беренчелекләрендә, ирекле спорт җәмгыятьләре үзәк советларында, Европа, дөнья, Олимпия уеннарында ишү, чаңгы спорты, баскетбол, җиңел һәм авыр атлетика, бокс, йөзү, фехтование, футбол, шахмат буенча бәйгеләрдә уңышларга ирешәләр (кара Баскетбол, Бокс, Ирекле көрәш, Суда туплы уен, Волейбол, Спорт гимнастикасы, Академик ишү, Дзюдо, Җиңел атлетика, Чаңгы спорты, Спортча йөзү, Фехтование, Футбол, Хоккей). Спорт казанышлары буенча 1980 еллар ахырында Татарстан илнең автономияле республикалары арасында 1 нче урынны били (Татарстан Республикасы, IX «Физик культура һәм спорт» бүлеге).
2000 еллардан ТРда физик культура һәм спорт үсеше өчен тиешле шартлар булдыру дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешен тәшкил итә. Татарстанда 2008–2013 елның 1 нче яртысында «Казанда Универсиада-2013» (кара Универсиада) киң күләмле халыкара проектын тормышка ашыру, спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты (2015), футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы уеннары, футбол буенча (ФИФА) 21 нче дөнья чемпионатының төркем турниры, 1/8 финал һәм 1/4 финал матчлары уздырылу физик культура һәм спорт үсешен стимуллаштыручы фактор булып тора.
2018 ел мәгълүматлары буенча ТРда массакүләм рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны 1,5 млн кешедән артык тәшкил итә (гомуми халык санының якынча 43,4% ы); спорт индустриясе өлкәсендә 11 меңнән артык кеше (шуларның якынча 9 меңе югары һәм урта махсус белемле), якынча 11 мең спорт корылмалары; 143 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм 29 Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (аларда спортның 72 төре җәелдерелә), шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны — якынча 9 мең кеше (мәгариф учреждениеләрендә укучылар контингентының 24%ы).
Халыкның спорт корылмаларындагы мәйданчыклар белән тәэмин ителеше РФ нормативлары һәм социаль нормалары буенча: спорт заллары белән — якынча 60% (фактик мәйданы — якынча 900 мең м2); спорт корылмалары белән — 80% тан артык (гомуми мәйданы — якынча 6 млн м2); ябулы йөзү бассейннарында су мәйданы буенча — якынча 15% (гомуми мәйданы — якынча 44 мең м2); барлык спорт корылмаларының берьюлы үткәрү сәләте — 250 меңнән артык кеше (нормативлардан якынча 35%) тәшкил итә. Казанның югары лигаларда чыгыш ясаучы клуб командаларының спорт казанышлары Татарстан турында РФнең спорт белән аеруча актив шөгыльләнүче төбәкләренең берсе дип әйтергә мөмкинлек бирә. «Ак Барс» (хоккей), «Уникс» (баскетбол), «Рубин» (футбол), «Синтез» (суда туплы уен), «Зенит» (волейбол, ирләр), «Динамо-Казан» (волейбол, хатын-кызлар) клублары командалары, чирәмдәге хоккей, туплы хоккей командалары Россия чемпионатларында, халыкара турнирларда җиңүләргә ирешәләр, медальләр алалар, Европа һәм дөнья кубоклары ияләре булалар.
Ралли-рейдлар буенча «КАМАЗ-Мастер» командасы йөк ташучы спорт автомобильләре классында дөнья автоспортында иң көчлеләрдән санала (Чаллы шәһәре), команда составына 5 Дөнья кубогы иясе, 15 халыкара класслы спорт остасы, 11 Россиянең атказанган спорт остасы, 14 Россиянең спорт остасы, «Дезерт-Челлендж», «Хазарские степи 2010», «Калмыкия» Россия чемпионаты этабы, Россия кубогы, «Оптик 2000» (Тунис), «Италиан Бажа», Мастер-Рали, Пор Лас Пампас, Трансориенталь, «Ралли Востока-Каппадокия» һ.б. автораллиларда күп тапкырлар җиңүче һәм медаль алучылар керә. Соңгы елларда 2011–2015 елларга исәпләнгән «Уңайлы мохит» республика программасы нигезендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү активлаша (2018 елга физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче инвалидлар саны 33 меңнән артык кеше тәшкил итә, аларның гомуми саныннан якынча14,1%).
2011 елдан ел саен Спартакиадалар (5 меңнән артык кеше катнаша), пауэрлифтинг, мини-футбол (тулысынча сукырлар), бочча, шахмат һәм шашка композицияләрен хәл итү (100 һәм 64 шакмаклы), начар күрүчеләр, бик начар күрүчеләр, ДЦП белән авыручылар арасында футбол, өстәл теннисы, ядрә белән ату, җиңел атлетика, туристлык, армспорт, рус шашкасы, халыкара шашка, шахмат һ.б. (барлыгы спортның 30 төре) буенча ТР чемпионатлары уздырыла. 2013 елгы чараларда (физкультура-спорт җәмгыятьләре генә) ТРның 31 районыннан (шәһәр) 2,5 мең кеше катнаша.
2015 елда Казанда Республика балалар-яшүсмерләр спорт-адаптация мәктәбе (директоры Ф.И.Сафиуллина) ачыла, анда дүрт бүлек эшли: ишетмәүчеләр спорты (ирекле көрәш, керлинг, йөзү), терәк-хәрәкәтләнү аппараты зарарланган кешеләр спорты (бочча, йөзү, җиңел атлетика), интеллектуаль зәгыйфь кешеләр спорты (җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү), сукырлар спорты (йөзү, җиңел атлетика).
2011 елда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы каршындагы Үзәк спорт клубы үзгәртелә һәм ул Спорт әзерлек үзәге буларак эшли башлый, аның максаты — РФдә спортның төп 28 төре буенча Татарстанның әйдәп баручы спортчылары арасыннан Россиянең спорт җыелма командалары резервын әзерләү.
Физкультура һәм спорт оешмаларын квалификацияле белгечләр белән тәэмин итүдә Казан физик культура һәм спорт техникумы (1931–1934) һәм Казан педагогия училищесенең физкультура бүлеге (1934–1937) зур роль уйный.
Хәзерге вакытта физик культура һәм спорт буенча белгечләр әзерләү Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе (аның структурасында Чаллы шәһәрендә филиал һәм физик культура көллияте бар), Казан университетының Физик тәрбия һәм тернәкләндерү медицинасы институты (1949–2011 елларда Татар гуманитар-педагогика университеты каршындагы факультет), Казан Олимпия резервы училищесе, Әлмәт физик культура көллияте (1996–2010 елларда техникум), Тәтеш педагогия көллиятенең физик культура бүлеге (1966–2010 елларда училище) тарафыннан гамәлгә ашырыла.
2018 ел башына ТРда 381 СССР, РФ, халыкара класслы спорт остасы, 91 СССР, РФнең атказанган спорт остасы, ТРның 102 атказанган спорт остасы, 283 спорт остасы әзерләнә. СССР, РФнең атказанган тренеры исеме 115 кешегә, ТРның атказанган тренеры — 133, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре — 566, РФнең атказанган физик культура хезмәткәре исемнәре 23 кешегә бирелә. Олимпия уеннарында Татарстанда туган һәм яшәүчеләрдән якынча 100 спортчы катнаша; 1952 дән алар 52 медаль ала; шуларның 24 е алтын, 14 е көмеш, 18 е бронза (кара Олимпия уеннары).
Автор — Н.Д.Бобырев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.