Биографиясе

1937 елның 26 июне, Татарстанның Тәтеш районы Олы Тархан авылы – 2023 елның 31 августы, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1966), шунда ук эшли, хезмәт иминлеге кафедрасы мөдире (1985–2002), 2002 елдан профессор.

Хезмәтләре машина-трактор агрегатларының нәтиҗәлелеген, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары гидросистемаларының ышанычлылыгын арттыруга карый.

Туфракны эшкәртү, авыл хуҗалыгы культураларын чәчү, урып-җыю чараларын һәм технологияләрен эшли, шуларның күбесе Татарстан Республикасы һәм РФ предприятиеләрендә гамәлгә кертелә.

Казан аграр университетында, 1989 елдан башлап ике дәүләт телендә укыта, университетта техник һәм махсус фәннәрне укытуны татар телендә дә алып баруны оештыручы. Техник терминнар һәм авыл хуҗалыгында хезмәт иминлеге буенча русча-татарча сүзлекләр төзүдә катнаша (2000, 2008).

Ә.Җомагылов җитәкчелегендә һәм аның катнашы белән хезмәт иминлеге кафедрасы хезмәткәрләре тарафыннан 1989–2008 елларда татар һәм рус телләрендә 9 дәреслек, 56 методик ярдәмлек эшләнә.

Уйлап табуга 78 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Хезмәттәге иминлек. Казан, 1996;

Тракторлар һәм автомобильләр. Казан, 1999;

Пути улучшения работы машинно-тракторного агрегата. Казань, 1980 (автордаш).

Әдәбият

Гали Ә. Көн яктысы. Казан, 1993.