- РУС
- ТАТ
механика һәм җылылык алмашу гыйлеме белгече, техник фәннәре докторы (1968 ел), профессор (1970 ел)
1905 елның 31 августы, Санкт-Петербург – 1977 елның 11 мае, Казан.
1927–1929 елларда Казан Көнчыгыш педагогика институтында укый.
1932 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: лаборатория мөдире (1937–1940 еллар), сугыш кирәк-яраклары факультеты деканы (1940–1943 еллар), процесслар һәм аппаратлар, гидравлика һәм гомуми химия-технологиясе (1943–1947 еллар), процесслар һәм аппаратлар (1954–1956 еллар) кафедралары мөдире.
1972–1977 елларда Казан төзүче-инженер институтында җылылык техникасы кафедра мөдире.
Хезмәтләре җылылык алмашу аппаратларында температура бүленешен исәпләү закончалыкларын һәм ысулларын өйрәнүгә карый.
Күп юллы җылы алмаштыргычлардагы температураның уртача аермасын исәпләүнең графоаналитик ысулын эшли һәм җылы алмаштыргычларда температура бүленешен яхшыртуның конструктив мөмкинлекләре турында тәкъдимнәр кертә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.