- РУС
- ТАТ
Бу юнәлеш тарафдарларын, күңеленә дөньяга килгәндә үк иң гүзәл табигый сыйфатлар салынган объект буларак, кеше кызыксындыра. Табигатъ күренешләренә, кешенең хис-кичерешләренә игътибар арта. Сентиментализмда тасвирлау объекты – хис-тойгылар; әсәрләргә күпмедер дәрәҗәдә дидактика хас, шәхескә хисси тәрбия биргәндә гаилә хәлиткеч фактор дип таныла, авыл шәһәргә каршы куела, цивилизация кешелексез күренеш дип санала, патриархаль көнкүреш идеаллаштырыла, хат алышу, көндәлек язу популярлаша.
Агым исеме Л.Стернның «Франция һәм Италия буйлап хисси сәяхәт» («Сентиментальное путешествие по Франции и Италии», 1768) романы белән бәйле. Рус әдәбиятында Н.М.Карамзин, М.Н.Муравьёв, И.И.Дмитриев иҗатларында чәчәк ата. Европа һәм рус әдәбиятларында ул романтизм формалашуга йогынты ясый һәм әкренләп мәйданнан китә.
Татар әдәбиятында XX йөз башында барлыкка килә. Аның сыйфатлары М.Акъегетзадә («Хисаметдин менла»), Ф.Халиди («Рәдде бичара кыз», «Кемгә тиеш?»), Г.Камал («Кызганыч бала»), М.Фәйзи («Кызганыч»), К.Тинчурин («Соңгы сәлам»), Г.Исхакый («Ике гашыйк»), М.Гафури («Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек», «Ярлылар, яки Өйдәш хатын»), М.Мозаффария («Кызганыч Миңлеҗамал») әсәрләрендә, поэзиядә Н.Думави, З.Бәшири шигырьләрендә чагылыш таба. Сентиментализмга хас булган эпистоляр (М.Гафури «Мәхәббәт хатлары», Х.Әбелхан «Хатлар арасында») һәм тәүбә (С.Җәлал «Мин инде аңа үпкәләмим») жанрлары үсеш ала.
XX йөзнең икенче яртысы әдәбиятында сентименталь тенденция авыл прозасы (мондый әсәрләрне Ф.Миңнуллин «үткәнне сагыну» дип атый) чикләрендә саклана: татар авылы халыкның зирәклеген, гасырлардан килгән әхлакый кыйммәтләрне, традицияләрне саклаучы урын дип тәкъдим ителә. М.Мәһдиев («Бәхилләшү», «Торналар төшкән җирдә», «Кеше китә – җыры кала»), М.Галиев («Нигез») әсәрләрендә беренче планга тарихи хәтер мәсьәләсе чыга. Рухи торгынлыктан чыгу юлларын эзләүгә игътибарын юнәлткән тәүбә прозасында (Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», А.Гыйләҗевнең «Урамнар артында яшел болын», А.Расихның «Ике буйдак», «Сынау» әсәрләре) шулай ук сентиментализм мотивлары һәм алымнары кулланыла.
XX йөз ахырында сентиментализмның кайбер сыйфатлары Ф.Бәйрәмова әсәрләрендә («Болын», «Битлек», «Кыңгырау», «Су кызы», «Канатсыз акчарлаклар») үсеш ала, аларда махсус сәнгать алымнары белән (хикәяләүне шәхсиләштерү, «аң агышы», геройларның чиктәш халәтләре – төшләр, саташу) читләшү мотивы ачыла. Хәзерге заманның авторлары кайбер әсәрләрен неосентименталь юнәлешкә бәйлиләр (М.Вәлиевнең «Идел яры», М.Галиевнең «Ерак урман авазы», Ф.Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», Ф.Садриевның «Рәхмәт, әтием», Ф.Бәйрәмованың «Кем?» әсәрләре). Бүгенге татар прозасында сентименталь повесть поэтикасы аңа хас лиризм, эчкерсезлек, хисчән геройны күрсәтү белән генә түгел, язучының Шәрык әдәбияты традицияләренә мөрәҗәгать итүе белән дә билгеләнә.
Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала ХХ века. Казань, 1966.
Миңнуллин Ф. Затлылык. Казань, 1989.
Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан, 2007.
Автор – Д.Ф.Заһидуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.