- РУС
- ТАТ
авиация двигательләре төзү гыйлеме белгече, техник фәннәре кандидаты (1951 ел), профессор (1964 ел), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1960 ел)
1910 елның 25 апреле, Харьков губернасы, Валковск өязе Иске Водолага авылы – 1988 елның 5 августы, Казан.
1937 елда Харьков авиация институтын тәмамлый.
Харьков шәһәре газеталарында хәбәрче (1928–1932 еллар), Коминтерн исемендәге заводта техник бюро башлыгы (1937–1940 еллар), Харьков авиация институтында укытучы (1940–1942 еллар) булып эшли.
1942 елдан Казан авиация ин-тында, авиадвигательләр теориясе кафедрасы мөдире (1953–1979 еллар), бер үк вакытта моторлар төзү факультеты деканы (1951–1955 еллар), ректор (1955–1967 еллар), профессор-консультант (1979 елдан).
Хезмәтләре газ турбиналы двигательләрнең ышанычлылыгына һәм ресурсларына карый.
Реактив двигательләрнең яну камераларындагы процессларны көйләү мәсьәләләрен тикшерә.
Реактив-һава двигательләренең яну камераларындагы яну тирәлеген тотрыкландыруның яңа ысулын эшли.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1963–1967 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Новый способ стабилизации в камерах сгорания газотурбинного двигателя // Тр. Казан. авиац. института. 1955. Вып. 29;
Новый способ стабилизации в камерах сгорания ВРД // Тр. Казан. авиац. института. 1961. Вып. 1;
Экспериментальное исследование влияния отбора и перепуска воздуха на характеристики ТРДФ // Испытания авиац. двигателей. Уфа, 1971. Вып. 1;
Термогазодинамический расчёт и расчёт высотно-скоростных характеристик газотурбинных двигателей. Казань, 1981;
Теория воздушно-реактивных двигателей. Казань, 1982.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.