Биографиясе

1918 елның 19 декабре, Казан губернасы, хәзер Спас районы Ширбәт авылы – 1960 елның 27 мае, Казан.

Идел елгасында пароходта моторист, Казан предприятиеләрендә слесарь булып эшли (1936 елдан).

1939 елдан Кызыл Армиядә.

1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 13 нче армиянең 74 нче укчы дивизиясе 622 нче аерым элемтә ротасындагы телефон-кабель взводының отделение командиры. Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943 ел), Днепр елгасы өчен барган сугышларда (1943 ел), Украина һәм Польшаны азат итүдә, Берлин һәм Прага операцияләрендә (икесе дә – 1945 ел) катнаша.

1943 елның 24 сентябрендә Комарин бистәсе янында (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Брагин районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Штабның дивизия полклары белән ышанычлы элемтәсен тәэмин итә.

Сугыштан соң Казанда эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Болгар шәһәрендә Геройлар аллеясында Гурьянов бюсты, туган авылында һәм Спас районының Кызыл Бистә авылында истәлекле билгеләр урнаштырыла. Болгарда аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Плесцов К.М. Люди высокого подвига. М., 1962;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 50;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 396, 400, 434.                      

Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина