Биографиясе

1919 елның 23 декабре, Актаныш районы Чөгәнә авылы — 2005 елның 19 апреле, Казан.

1941 елда — Казан музыка училищесен, 1950 елда Казан консерваториясен (А.Броунда виолончель классы) тәмамлый.

1949–1968 елларда Казан музыка училищесендә, бер үк вакытта, 1956–1979 елларда, Казан консерваториясендә укыта.

1975–1979 елларда Казан консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбе директоры.

Иҗаты

Актив концерт эшчәнлеге алып бара, грампластинкаларга языла.

Татар композиторларының виолончель өчен язылган күп кенә әсәрләрен беренче булып башкаручы.

Борынгы һәм сирәк очрый торган (шул исәптән итальян) музыка уен коралларын (скрипка, виолончель, альт) ясау һәм реставрацияләү белән шөгыльләнә.

П.И.Чайковский исемендәге XIX нчы Халыкара конкурс кысаларында скрипкада уйнау осталары конкурсы дипломанты (Мәскәү, 1990).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Ф.Ш.Салитова