Биографиясе

1930 елның 5 июле, Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәре – 2015 елның 7 ноябре, Казан.

И.Федоров исемендәге Украина полиграфия институтын тәмамлый (Львов шәһәре, 1953).

1957 елдан Казанда. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1960).

Колмогорцева И.К. Әҗем мәчете. Сабанчы урамы. 1979

“Казан” сериясе. Кәгазь, төсле офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Колмогорцева И.К. Большая Красная урамындагы бакча. 1977

Кәгазь, лак, төсле офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Колмогорцева И.К. Екатерины II нең Казанга килүе. 1767 ел. 2008

Кәгазь, төсле офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Татарстанда әйдәп баручы график-рәссамнарның берсе. Күптөрле техника кулланып эшләүче гравюра остасы: линогравюра, литография, офорт, монотипия; республикада күп төсләр белән эшләүче аз санлы граверларның берсе. Станлы рәсем өлкәсендә карандаш, тушь, акварель, пастель техникасын куллана.

Рәссам үзенчәлекле эш алымы, форма-бизәкләрне гадиләштерә белүе, кәгазь яссылыгында бизәкле чишелешләр табуы, хисләр байлыгы, халык сәнгатен, лубокны, бала күңелен тирән аңлап иҗат итүе һәм үзенчә ачып бирүе белән аерылып тора.

И.Колмогорцева шәһәр пейзажы жанрына мөрәҗәгать итә – «Казан» сериясе (төсле офорт, 1970 еллар; офорт, 1990), «Алабуга» (офорт, 1980 еллар), рус шәһәрләре архитектурасы пейзажы (фломастер, 1970); тарихи портретлар – «Пушкин Казанда» (төсле офорт), «Надежда Дурова» триптихы (төсле офорт, 1991). И.Колмогорцева шулай ук М.Цветаевага, Г.Тукайга (төсле офорт, төсле автолитография, 1990 еллар) һәм башкаларга багышланган серияләр тудыра.

Ул Рәссамнар берлеге каршындагы Казан агитплакат остаханәсе белән хезмәттәшлек итә (1960–1993), күпчелеге сатирик темаларга багышланган 100 гә якын плакат ясый.

Китап графикасы И.Колмогорцеваның иҗат эшчәнлегендә әһәмиятле урын алып тора. Аның тарафыннан Казан, Мәскәү, Свердловск, Львов, Киев нәшриятлары өчен 100 дән артык исемдәге китаплар бизәлә. И.Колмогорцева – Казанда китап бизәүдә гравюра техникасын кулланучы (линогравюра, офорт) сирәк рәссамнарның берсе.

Колмогорцева И.К. Һ.Такташның "Тәүфыйклы песи" әкиятенә иллюстрация. 1972

Кәгазь, тушь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Колмогорцева И.К. "Сказка о попе и работнике его Балде" әкиятенә иллюстрация. 1976

Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Колмогорцева И.К. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш. 1976

Тышлык эскизы. Кәгазь, төсле офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика, төбәк, бөтенроссия, бөтенсоюз, халыкара күргәзмәләрдә катнаша (1957 елдан). Аерым күргәзмәләре Казанда (1980, 2000, 2001, 2010), Әлмәттә (1980) уздырыла.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Габдулла Тукай музеенда, Әлмәт картиналар галереясында, Марина һәм Анастасия Цветаевалар музеенда (Владимир өлкәсе Александров шәһәре), «Бородино сугышы» музей-панорамасында (Мәскәү), Н.А.Дурова музей-утарында (Алабуга шәһәре), М.Цветаева әдәби музеенда (Алабуга шәһәре), Сиэтлдагы Шәһәр музеенда (АКШ) саклана.

Колмогорцева И.К. Надежда Дурова 14 яшендә. 1989

Н.А.Дурованың "Записки кавалерист-девицы" әсәре буенча эшләнгән триптих. Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Колмогорцева И.К. Корнет Александров. 1812 ел. 1989

Н.А.Дурованың "Записки кавалерист-девицы" әсәре буенча эшләнгән триптих. Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

«Кызыл Хач» халыкара плакатлар конкурсы дипломанты (Мәскәү, 1983).

ТР Мәдәният министрлыгының Б.Урманче исемендәге бүләге (2007), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (2015).

Хезмәтләре

Остаюсь сама собой. Заметки художника // Казань. 2001. № 7.

Колмогорцева И.К. Шагыйрь Габдулла Тукайның бала чагы. 1989

Кәгазь, автолитография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Колмогорцева И.К. Габдулла Тукай. Кисекбаш. 1989

Кәгазь, автолитография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии: Живопись. Скульптура. Графика. М., 1978.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Улемнова О.Л. Палитра зрелого мастера // Казань. 2001. № 7.

Ирина Колмогорцева. Графика. Живопись. Георгий Зяблицев. Керамика. Скульптура (Каталог). Казан, 2010.

Автор – О.Л.Улемнова