Эчтәлек

Тарихы

Архив эшенең башлангыч үсеше тарихи язма чыганакларны саклау һәм җыйнауга нисбәтле практик эшләр белән тыгыз бәйләнгән. Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында канцелярия эшләре актларын (кара: Актлар) саклау, исәпкә алу һәм системага салу белән фонд оештыручы оешмалар (диван һ.б.) шөгыльләнгән һәм алар кабул ителгән документлар арасында өзлексез бәйләнеш булуны тәэмин иткән. Архив эшләрен бакши һәм хафизлар алып барган.

Татар ханлыклары Россия тарафыннан яулап алынганнан соң, архивлар оештыруның бу тәртибе кайбер үзгәрешләр белән Казан Сарае идарәханәсенең писарь һәм дьякларына һ.б. җирле оешмаларга беркетелә. Аларда бу эш структур бүлекчәләргә яки вазифаи затка беркетү принцибы белән алып барыла. XVIII йөздә архивлар эшен камилләштерүдә махсус законнар һәм норматив документлар кабул ителә (Генераль регламент 1720 елда, соңрак – инструкция, регламент, указлар). Аларда архив эшенең практик һәм методик якларына: документларны бигрәк тә практик максатлардан чыгып классификацияләүгә, язып алу һәм куллануга зур игътибар бирелә.

XIX йөз ахырында архив белеме турында архив хезмәтен рациональләштерү, архив документларын саклауны оештыру, классификацияләү, язып алу, бастырып чыгару өчен кирәкле мәгълүматлар бирү белән шөгыльләнә торган аерым фән тармагы дигән караш формалаша. Архив белеме шулай ук архивлар тарихын, архивлар турындагы законнарны һәм эш башкару актларын, документлары сакланып калган оешмалар тарихын өйрәнә. Архив белеме үсешендә Казан университеты галимнәре, Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзалары һ.б. фәнни оешмалар мөһим роль уйный.

1916 елда Казан губернасы гыйльми архив комиссиясе оешкач, төбәктә архив белеменә комплекслы якын килү башлана. Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1917 елда Казанда Төньяк-көнчыгыш археология һәм этнография институтына нигез салына, анда архив белеме өлкәсендә белгечләр әзерләү, архивларны саклау һәм коткару буенча практик чаралар күрүгә, шуның белән бергә архив эшенең үзенчәлекләренә, татар халкы һәм төбәк тарихына караган чыганакларга игътибар юнәлтелә. Соңыннан бу эш Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте һәм Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте тарафыннан дәвам иттерелә, алар, теоретик проблемаларны өйрәнү белән беррәттән, татар халкы тарихы буенча документлар җыю, өйрәнү һәм бастырып чыгару белән дә шөгыльләнәләр.

1920–1930 елларда архив белеме үсешендә «Записки Центрального архива Татарской Социалистической Советской Республики» – «Татарстан Социалистик Совет Республикасы Үзәк архивы язмалары» журналы (1925 елда нигез салына) күренекле роль уйный, анда архив эшенең теоретик, методик, техник һ.б. мәсьәләләренә караган мәкаләләр басыла. Бу вакытта Татарстанда архивлар белән идарә итүнең дәүләт системасы барлыкка килә.

1930 еллардан архивларның үзәкләштерелүе һәм аларның НКВД карамагына тапшырылуы сәбәпле, архивлар белән идарә итү системасында бюрократлык көчәя, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге сүлпәнәя, архив белеменең теоретик-методологик һәм методик эшләнмәләренең кысрыклап чыгарылуы, аның югала баруы кебек тискәре тенденцияләр туа. Архив эшендә оештыру-идарәчелек һәм идеологик функцияләрнең өстенлек итүе архив белеменә фәкать гамәли даирәне генә калдыра.

1950 еллар урталарыннан архив белемендә яңа этап башлана. Татарстан тарихчылары һәм архивчылары архив документларын теркәү һәм системага салуда, аларны фәнни һәм практик куллануга кертүдә зур эш башкаралар.

1960 еллар башында Казан университетының тарих факультеты уку программасына архив белеме курслары кертелә. 1960–1980 елларда архив белеме тарихына һәм архив документлары комплексларының специфик үзенчәлекләренә багышланган фәнни язмалар һәм Татарстан архив фондларының беренче юл күрсәткечләре барлыкка килә.

Татарстанда архив белеме өйрәнү, укыту, аны үстерү мәсьәләләре белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе, ТРның Милли архивы, Казан университетының тарих факультеты, «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы шөгыльләнә. 1999 елдан Казан университетының тарих факультеты тарих белеме үсешен һәм тарихи чыганакларны өйрәнү кафедрасы каршында архив белеме буенча белгечләр әзерләү эшен алып бара.

Әдәбият

Национальный архив Республики Татарстан: путеводитель. Казань, 1999.

Центральный Государственный архив историко-политической документации Республики Татарстан: путеводитель Казань,1999.

Автор – А.А.Сальникова